Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 декабрь 2019, 14:10

Этнотуризм үсешсен өчен

Бүген республикада Этнотуризм буенча халыкара форум ачыла.
12-14 декабрьдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы мәйданында беренче форум уза. Чарага Башкортстанның, Русиянең һәм Европа илләренең туристик индустрия вәкилләре җыелды.
Форум кысаларында “Этномаршрутлар төзү һәм аларны үстерү”, “Этновакыйгалар. Русия төбәкләрендә этнотуризмны үстерү өчен ничек шартлар булдырырга?”, “Халык-художестволы промысльләре, һөнәрчеләр, туристик сувенирлар”, “Гастрономик туризм һәм төбәк кухнясы – этномаршрутлар һәм этновакыйгалар төзүнең нигезе”, “Видеоконтент һәм туристик фильмнарның туризмны үстерүдәге роле” дип аталган мәйданнар эшлиячәк.
Форумда кунаклар игътибарына шулай ук республиканың туристик мөмкинлекләре турында күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
“Мәдәният” милли проекты “Мәдәният инфраструктурасы үсешенең сыйфатлы яңа дәрәҗәсен тәэмин итү” проектын үз эченә ала. Аңа ярашлы, мәдәният оешмаларына халыкларны җәлеп итү, этномәдәниятне, этнотуризмны үстерү – бүгенге көннең мөһим таләбе.
Читайте нас: