Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2019, 11:30

Дүрт яшьлек сабый әнисен үлемнән саклап калган

Яман шеш белән көрәшүче әни кеше өйдә берсеннән-берсе кечерәк дүрт баласы белән булган.

Яман шеш белән көрәшүче әни кеше өйдә берсеннән-берсе кечерәк дүрт баласы белән булган.

Монтгомери шәһәрендә (Американың Нью-Джерси штаты) яшәүче дүрт яшьлек Айла Глэзер әнисен үлемнән саклап калган.Балаларның әнисе Хэйли рак белән көрәшә һәм күптән түгел ул чираттагы химиотерапия курсын уза башлаган. 6 декабрь иртәсендә Хэйли дүрт баласын иртәнге ашны ашарга утырткан, тик көтмәгәндә үзен начар хис итеп, аңын югалта.
Хэйлинең өлкән кызы Айла югалып калмый, әнисенең кесә телефонын алып, ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Кыз тыныч кына “әни егылды һәм сөйләшми”, дип сөйләде. Ул шулай ук диспетчерга өй адресын һәм әтисенең эшкә китүен, ә үзенең ике яшь ярымлык сеңлесе һәм бер яшьлек игезәкләр белән өендә булуын әйтә. Полицейскийлар һәм табиблар килеп җиткәнче, Айла туганнарын тынычландыра. Ачыккан сабыйларга йогырт та ашата.
Ашыгыч ярдәм табиблары килгәч, ишекнең эчтән бикле булуы ачыклана. Алар Айлага урындыкка басып, ишекне ачарга кирәклеген аңлаталар. Кыю кыз шулай эшли дә.
Әлеге вакытта Хәйли дәваханәдә ята. Дүрт яшьлек кызының геройлыгы турында ул социаль челтәрләрдә язып чыккан. Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
Читайте нас: