– Ахирәтем мине рәнҗетте. Гомердә дә гафу итмәячәкмен... Ух, ул шундый усал...
– Ул синең дустың да инде, гафу итәргә кирәк, – дип киңәш бирә икән күрше хатын.
– Беркайчан да! Мине яратмаган кешене... Мине алдаучыларга нигә яхшылык кылыйм?
– Сиңа бер риваять сөйлим алайса. Бер кеше яшәгән. Табигатьтән төндә дә көндез кебек – якты, кышын җылы булуын сораган бу. Ә табигать бу үтенечкә уңай җавап бирә алмаган. Кеше аңа бик ачуланган да: “Ә-әә, шулаймы? Мин моннан ары төндә фонарь яктыртмаячакмын, кышын ут якмаячакмын, өемне җылытмаячакмын – караңгыда, суыкта тор әйдә”, – дип янаган...
– Һай-йй, исәр! Табигать кешенең ярдәменә мохтаҗ мени инде? – хатын күршесен бүлдергән. – Үзенә генә зыян эшли бу ир...
– Ә ул вакытта нигә син ахирәтеңә үчләшеп, күңелеңне караңгылык белән тутырасың? Йөрәгеңне өшетәсең? Бу ачуыңны башкаларга да таратып, үзең турында кире фикер калдырасың?
Киресенчә, гафу ит һәм ары атла. Күңелеңә учак токандырып, тирә-ягыңны яктыртып, җылытып. Ул чагында күрерсең: кешеләр синең яныңа җыелыр.
Фото. Т. Аманов.