Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2020, 12:55

Ризаэтдин Фәхретдиннең ике китабы дөнья күрде

Күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең «Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән» һәм «Риза казый фәтваләре» дигән ике китабы дөнья күрде.

Күренекле галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең «Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән» һәм «Риза казый фәтваләре» дигән ике китабы дөнья күрде.

«Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән» - дәреслек төрендә язылган әлеге хезмәттә хәдис терминологиясе аңлатыла, хәдис төрләре, үзенчәлекләре билгеләнә, шулай ук, хәдисләрне җыеп, җыентыклар төзегән шәхесләрнең кыскача тәрҗемәи хәле, эшчәнлекләре, хезмәтләре яктыртыла. Китап Ислам дине һәм тарихы, татар дини мирасы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Икенче хезмәт - төрле дини сорауларга биргән җавапларыннан гыйбарәт булган «Риза казый фәтваләре» исемле китап.

Алар 1908–17 елларда чыккан «Шура» журналыннан сайлап алынган. Әлеге сораулар хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Китап дини мирасыбыз һәм милли тарихыбыз белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Китапларны татаровед.рф сайтында йөкләп алырга һәм укырга була, дип хәбәр итә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты.
Автор: Фануз Хабибуллин.
Фото: татаровед.рф сайтыннан.
Читайте нас: