Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь 2020, 11:38

Башкортстанда ташламалы ипотека программасына сорау зур

Русия Хөкүмәте 6,5 процентлык льготалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.

Русия Хөкүмәте 6,5 процентлык льготалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.
Программа 17 апрельдә эшли башлады һәм 1 ноябрьгә кадәр исәпләнгән иде. Ташламалы ипотека кредитын яңа төзелештә торак сатып алу өчен тотынырга мөмкин.
Программа эшли башлаганнан бирле Башкортстанда ноябрь башына 6,5 процентлы ташламалы ставка буенча ипотекага торак сатып алу буенча 4109 килешү теркәлгән. Шуның 2545е - өлешләтә төзелештә катнашу, 1323е - өлешләтә төзелештә катнашу хокукын тапшыру турында килешүләр, 241се - төзүче белән заемчы төзегән сату-алу килешүе нигезендә милеккә хокук.
Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр өчен ташламалы ипотеканың иң зур күләме 8 милионнан 12 миллион сумга кадәр, башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 3 милионнан 6 миллионга кадәр арттырылды. Киметелгән ставка кредит тәмамланганчы гамәлдә. Программа буенча кредит бирү срогы 20 ел тәшкил итә, август аенда беренче взнос торак бәясенең элек расланган 20 проценты урынына 15 процентка кадәр киметелде.
Башкортстан 6,5 процентлы льготалы ипотека программасына сорау зур булган төбәкләр арасына керә.
Наталья ШАҺИЕВА,
Росреестрның республика буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Фото: pressaufa.ru
Читайте нас: