Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 ноябрь 2020, 19:00

ҮПКӘГӘ ФАЙДАЛЫ

"Yellmed” медицина порталы үпкә ялкынсынуы, бронхит белән авыручыларга ничек тукланырга кирәклеген аңлатты.

"Yellmed” медицина порталы үпкә ялкынсынуы, бронхит белән авыручыларга ничек тукланырга кирәклеген аңлатты.

Алма бик файдалы, андагы кварцетин үпкәләрне савыктырырга булыша. Шуңа алманың тәмәке тартучыларга да сихәте бар.
Чөгендер, башка кызыл һәм кызгылт сары яшелчәләр үпкә эшчәнлегенә булыша. Кызыл чөгендер үпкәнең кан тамырларын кислородка баета. Помидор һәм кабакның да авырудан тернәкләнеп килүче кешегә файдасы зур.
Яшел чәй үпкәләргә, йөрәк-кан тамырларына файдалы. Анда антиоксидантлар күп һәм аның ялкынсынуга каршы тору үзлеге бар. Яшел чәйдәге катехиннар үпкә тукымасы ялкынсынуына каршы көрәшә. Көнгә кимендә ике чынаяк чәй эчегез.
Яшел тәмләткечләр, шпинат, кәбестә С витаминына бай, алар ялкынсынуга каршы тора, сулыш кысылуны булдырмый.
Балык һәм кош ите — аксым чыганагы. Ясмык, ногыт борчагында цинк, бакыр, тимер күп. Үпкә авырулары булганда, болар — иң кирәкле матдәләр.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: