Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 гыйнвар 2021, 13:09

60 яшьлек ханымнарның 30 яшьлекләргә киңәшләре

Үз хоббиегызны табарга тырышыгыз, бу сезне бертөрлелектән коткарыр.

Онытмагыз: тормыш – генераль репетиция түгел, ә премьераның үзе ул.
Яшь белән бәйле үзгәрешләрне сабырлык, күркәмлек белән кабул итә белегез. Үз-үзегез булып калыгыз.
Уйларыгызның һәрвакыт позитив булуы өчен тырышыгыз һәм тормышта килеп чыккан һәр ситуациядән бары тик яхшылык кына эзләгез.
Һәр көннең кадерен белегез, мөмкин булган кадәр һәр көнне күбрәккә ирешергә омтылыгыз – борылыштан соң ни көткәнен беребез дә белми.
Бер мизгелдә тоормышның асты өскә килергә мөмкин – бу хакта онытмагыз.
Дүрт стена арасында утырмагыз, чыгыгыз, йөрегез
Үз хоббиегызны табарга тырышыгыз, бу сезне бертөрлелектән коткарыр.
Олыгаям дип борчылмагыз, тирә-юнегездәгеләргә кызыксыз булудан куркыгыз.
Без аңардан курыксак та, курыкмасак та, картлык барыбер һәркемгә киләчәк. Шуңа күрә, бу хакта уйламагыз, яшәгез генә!
Илһам эзләүдән беркайчан туктамагыз.
Тормыш – бер карасаң, гап-гади кебек, әмма аны кичү кайчакларда бер дә җиңел түгел. Гел ниндидер яңалыкка өйрәнегез, укыгыз, сәяхәт итегез.
Кием-салым сатып алганда һәрвакыт классик стильгә тукталыгыз – ул модадан чыкмаячак.
Затлы аяк киеме алам дип акча туздырмасагыз да була – ир-атлар барыбер сезнең тезләрегезгә генә караячак.
Иске-москыны җыймагыз. Кирәкмәгән әйберләрне ташлагыз.
Иң гади әйберләрнең кадерен белегез, тормышыгызны катлауландырмагыз.
Якыннарыгызның сезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуын телисез – үзегез дә аларны шулай яратыгыз, аларга шундый ук мөнәсәбәттә булыгыз.
Ихластан һәм риясыз яратыгыз.
Кайчан моны чынлап торып телисез, шул чакта бала табарга тәвәккәлләгез – аның дөрес вакыты юк.
Башкаларны гына түгел, үз-үзегезне дә жәлләгез.
Фотосурәткә ешрак төшегез. Кайберәүләр беркөн килеп сезнең тормыштан бөтенләйгә китәргә мөмкиннәр, ә бергә төшкән бу фотосурәтләр сездә гомерлеккә калыр.
Кичерергә өйрәнегез.
Ачу һәм үпкәләрне онытыгыз, хәтердә бары тик уңай эмоцияләрне генә саклагыз.
Якын дусларыгызның даирәсен гел барлап торыгыз, анда артык кешеләрне кертмәгез. Бу бик мөһим.
Гаиләгезнең кадерен белегез. Нинди генә хәл килеп чыкса да, янәшәгездә һәрвакыт алар булачак, алар ярдәм итәчәк.
Үз-үзегезгә яки тирә-юньдәгеләрнең берәрсенә ачуыгыз килгән килеш беркайчан да йокларга ятмагыз.
Яратуыгыз турында якыннарыгызга мөмкин булганча ешрак әйтегез.
30 яше тулгач, хатын-кыз чәчәк ата. Үзегезнең матур икәнлегегезне аңлагыз.
Үзегез үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылудан туктагыз.
Мөнәсәбәтләр килеп чыкмый икән, өзегез – башка берәүне сез беркайчан да үзгәртә алмаячаксыз.
Тән тиресен гел кайгыртыгыз, тәрбияләгез. Ешрак елмаегыз!
Интуициягезгә ышаныгыз. Үзегез турында начар әйбер сөйләмәгез. Хәтта начарны уйламагыз да.
Үзегезгә ирония белән карарга өйрәнегез. Барысын да һәрвакыт йөрәгегезгә якын алмагыз.
Бар яктан да камил булырга омтылмагыз. Кабатланмас булыгыз.
Улыгызга (яки кызыгызга) кайчак сезнең укытучыгыз ролендә булырга мөмкинлек бирегез.
Куркуга үзегез белән идарә итәргә беркайчан ирек бирмәгез.
Өлкәнәюнең үз уңай яклары бар аның: еллар үткән саен җаваплылык хисе кими, ә ирек арта гына.
Үзегезгә: «Моның белән шөгыльләнергә сезгә соң инде», – дип әйтергә берәүгә дә рөхсәт итмәгез. Шулай ук: «Моның белән шөгыльләнергә сезгә иртәрәк әле», – дип тә әйттермәгез.
Шикләнмәгез дә: җиденче дистәне ваклаганда да бар да әйбәт булачак. Табигать шулай корылган – ул безне тормышның һәр этабына үзе әзерли.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: