Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2021, 12:45

Сиксәнне узгач тотылган

60 ел саңгырау булып кыланган ирен хатыны судка биргән.

60 ел саңгырау булып кыланган ирен хатыны судка биргән
Бөекбританиянең Манчестер шәһәрендә гомер итүче 80 яшьлек Дороти Доусон 84 яшьлек тормыш иптәше Барридан аерылырга теләп судка гариза язган. Сәбәбе: күп еллар дәвамында саңгырау дип саналган ирнең чынлыкта ишетүе. Ир хатынының «лыгырдавын» тыңламас өчен ишетмәмешкә салышып йөргән була, дип яза vesti.fun порталы. Аерылышу процессы документларына караганда, 62 ел бергә яшәү дәверендә Барри Доусон бер авыз сүз әйтмәгән.
Газиз ире белән аралашу өчен Доусон ханым «ишәрәләр теле»н өйрәнгән. «Ике ел дәвамында куллар ярдәмендә аралашырга өйрәндем. Яхшы гына килеп чыга башлаган иде, Барриның күзләре белән проблемалары башланды», - ди ханым.
Әлеге пар 6 бала һәм 13 онык үстергән. Аларның барысы да Доусон әфәндене саңгырау дип белгән.
«Ул сантый гел саңгырау булып кыланды. Ә көннәрдән бер көнне мин Youtube каналында аның караоке-барда җырлап йөргән видеосын күреп алдым. Ә ул кичтә өйдән хәйриялек чарасына дип чыгып киткән иде», - дип ачына ханым.
Доусон әфәнденең адвокаты исә ирнең хәләл җефетен үпкәләтер өчен эшләмәвен аңлатырга тырыша. «Минем клиентым бик басынкы һәм аз сүзле кеше. Ә аның тормыш иптәше киресенчә, бик күп сөйләшергә ярата. Әгәр ул саңгырау булып кыланмаса, гаилә 60 ел элек таркалган булыр иде инде. Күпмедер дәрәҗәдә ул моны хатыны һәм гаиләсе хакына эшләгән», - ди.
Тик нәтиҗәдә гаилә пары суд каршына басачак. Дороти Доусон көтелмәгән стресс өчен матди компенсация һәм милекнең яртысы белән алимент таләп итә.
Чыганак һәм фото: ruffnews.ru
Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Siks-nne-uzgach-totilgan-623985/
Читайте нас: