Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2021, 16:49

Син мине гафу ит

Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде.

Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.

«Эһ, бер биш минут кына булса да йокларга иде!» Бу көннәрдә Гөлнурдан, иң зур хыялың нәрсә, дип сорасалар, туйганчы бер йоклау, дияр иде. Бер Гөлнурның гына түгел, җәй көне авыл халкының күбесенең хыялыдыр инде ул. Бигрәк күп шул эш: ул арада чүбен дә ута, ул арада печәнен чап, тавык-чебие ашарга сорап кына тора. Көтүне куып өлгермисең, кич җитә...

Биш кенә минут башымны төртеп алам да... – Күзләренә эленгән йокыны җиңә алмыйча, Гөлнур диванга чүмәште. – Биш кенә минут... Казанга пешерергә салган бәрәңге кайнап чыкканчы гына...

Төшендә аңа җиләкле тау бите керде. «Кара әле, август аенда да җиләк бетмәгән», – Гөлнур тел очына таралган хуш исле тәмнән ләззәтләнеп күзләрен йомды. Быел җиләккә барырга һич вакыты булмады аның. Әле теге эш килеп чыкты, әле бу эш... Кемдер аңа тау астыннан кычкыра түгелме: «Гөлнур! Гөлнур!» Үзе кычкыра, үзе күренми. Бәй, кайнанасы кычкыра икән. Ул да җиләккә килде микәнни? Әнә тагын кычкыра, тавышында ачу, гайрәт: «Гөлнур, ишетәсеңме син, юкмы?» Тау битеннән йөгереп кенә төшим дисә, аягы үләннәргә абынды да, таудан түбән тәгәрәде.

Маңгае «дыңк» итеп идәнгә бәрелгәннән Гөлнур чәчрәп уянып китте. Үлән дигәне диван җәймәсе, аягына шул уралган икән. Битенә кайнанасының авызыннан бөркелгән төкереге чәчрәде: «Оятсыз, ата ялкау! Карарлык булмагач, ник куйдың ул бәрәңгене, имгәк! Суы бетеп, көеп беткән әнә. Үзеңә ашатам бит хәзер шул бәрәңгене, бирән!» Гөлнур чытырдатып күзен йомды. Күз йомып кына кайнананың коелган зәһәреннән котылып булсачы. «Ник җәелеп ятасың, ана дуңгыз кебек. Эшең бететмени?»

Күбеп чыккан маңгаен учы белән каплап, Гөлнур арт якка атылды. Борынына көек исе бәрелде. Син көтеп торганда тиз генә кайнамый бит аның бәрәңгесе дә, берәр җиргә борылдыңмы, ташый да чыга. Үзеңне ашардай булып аяк астында бөтерелгән бройлерларга ярар әле көйгәне дә, борын чөермәсләр. Кош-кортларга ашарга биреп, Гөлнур өйгә атылды: ире кайтышка ашын өлгертәсе бар. Артыннан кабат кайнанасы ысылдап калды: «Дөньяңны онытып, йоклап ятмыйлар аны...»

Шакката Гөлнур кайнанасына. Булса да булыр икән кешедә талант – сүз белән чеметергә, төрттерергә, кимсетергә дигәндә, каян сүзен табып бетерә икән бу карчык. Бер генә эшенә дә кысылмыйча, бер генә эшеннән дә кимчелек тапмыйча калганы юк.

Бу йортка узган ел килен булып төште Гөлнур. Менә инде бер ел шушы тәмугта яши. Фәритеңнең әнисе убырлы карчык, дигән булсалар, ышанмаган булыр иде. Бердәнбер улын ялгызы үстергән ана килененнән әллә көнли идеме, әллә чынлап та Гөлнурны сөймәдеме, кыз аның күзенә җен булып күренде. Күрше карчыклары белән капка төбендә көлешеп сөйләшеп утырган җирдән Гөлнурны күрүгә йөзләре үзгәреп китә аның. Гөлнур инде болай да кайнанасының күзенә бик күренмәскә тырышып йөри, тик бер өйдә яшәгәч, ничек күренмисең?!

Көйгән бәрәңгене кичке ашны ашаганда да исенә төшерде әле кайнанасы. Ире янында булгач, Гөлнур үзен бераз кыюрак сизә, бу юлы түзмәде, әйтте: «Җитте инде, әни, хәзер гомер буе шуны гына сөйләп торырсыңмы? Мин дә кеше бит, бу йортка кол булып килмәдем. Көне буе капка төбендә гайбәт сатып утырма, ул бәрәңгене син дә пешереп куя аласың...»

Авызына капкан чәен Гөлнурның битенә төкерде кайнана. «Син, җирбит, үзеңнән олы кешегә ничек шулай дип әйтә аласың, кабахәт! Мин инде эшлисен эшләгән, бу тормышны төзеп биргән. Әзер ояга килеп күкәй салырга җыендыңмы, хәерче тәре!» Кайнанасы ялт кенә борылып, плитәдә торган чуен кәстрүлнең капкачы белән Гөлнурның башына китереп орды. Башын тотып бөгелеп төште килен. Кабасы ашын капмыйча, кашыгын өстәлгә бәреп, Фәрит ишегалдына чыгып китте. Гомер буе әнисе сүзеннән чыкмаган ирнең карт әнисен рәнҗетәсе, аңа авыр сүзләр әйтәсе килми иде. Ишек ябылган тавышка башын күтәреп өлгермәде Гөлнур, аркасына ниндидер авыр әйбер белән суктылар. Тәненнән, әйтерсең, яшен уты үтте, чамасыз авыртудан күзенә яшьләр тулды. Кайнанасы ике куллап киленнең чәчен умырып тотты да, урындыктан кубарылырга да бирмәстән, тезе белән иягенә, корсагына, күкрәгенә типкәли башлады. «Аһ, җен карчыгы», – дип, үзенә ябырылган хатынны болгап ыргытам дигәндә, эчендә нәрсәдер шартлап өзелгән кебек тоелды, Гөлнур җиргә чүкте. Җан-фәрманга килененең эченә китереп типкәннән соң, кайнанасы тынычланып калды.

«Бетте, хараплар гына итте», – дигән уй ярып үтте Гөлнурның күңелен. Серен хәтта ире Фәриткә дә әйтмәгән иде бит әле ул. Бәби көтә иде яшь хатын. Бу айда тәгаен ышангач кына шатлыгын иренә әйтәсе иде.

«Игезәкләр булган икән. Ник шул көнне үк алып килмәдегез соң сез аны, нәрсә көттегез», – табиб Фәритне эт итеп сүкте. Хәле бик авыр иде шул хатынның. Температурасы кырыкка җитте, эченең авыруына чыдарлык түгел. Табибларның йөгерешүеннән үк үзе дә хәленең җитдилеген аңлады. Аның булачак игезәкләре эчендә үлеп, инде таркала башлаган. Яшь хатын үзенә операция ясыйсы хирургка инәлде: «Минем ана буласым килә, зинһар аналыгымны алмагыз». «Үзең исән калсаң да рәхмәт әйтерсең», – диде аңа хирург. «Ул башка беркайчан да бала таба алмас микәнни инде? Сөт исләре килеп торган бәләкәчен күкрәгенә кыса алмас микәнни?» Наркоздан йокыга киткәнче Гөлнурның иреннәре шул сүзне кабатлады: «Аналыгымны калдырыгыз...»

Больницадан туры әниләренә кайтты Гөлнур. Үзен һәм туачак балаларын яклый алмаган ирдән дә, аның явыз анасыннан да күңеле кайтты аның. Гомумән, бар дөньясыннан күңеле кайтты бугай...

Ул инде ялгызлыгы белән дә, беркайчан да ана була алмаячагы белән дә килешкән иде. Язмыш аны Илгиз белән көтмәгәндә очраштырды. Үзеннән ике яшькә кече иде егет. «Мин сиңа бала таба алмыйм, бала таба торган хатын эзлә», – диде Гөлнур. «Миңа бала түгел, син кирәк. Баланы аны алып үстереп тә була». «Синең бит үз балаңны сөясең киләчәк». «Хәзер медицина көчле, кешеләр бит ЭКО белән дә табалар», – Илгизнең соңгы сүзләре Гөлнурда кабат өмет уятты. Табиблар да шулай юатты бит аны: «Аналыгыңны калдырдык, бәлки...»

ЭКОга әзерләнгәнче, Гөлнурның сәламәтлеген бераз ныгытырга дип, алар Илгиз белән санаторийга юллама алдылар. Кайтышларына коточкыч хәбәр каршылады: Фәрит үлгән. Гөлнурның күзалдына больницага алып киткәндәге көн килде. «Мин кичергән ачыларны сиңа да күрергә язсын иде, – дип теләде бит ул кайнанасына. – Балам дип әйтергә зар бул!» Аның җан авазы каеннарны кочып иңрәде: «Зар буллл...»

...Юллары очрашты аларның. Район больницасыннан юллама алырга килеше иде Гөлнурның. Кайчандыр үзенә күпме авырлыклар китергән карчыкны күрүгә тәннәре чемердәп, күз аллары караңгыланды. Ул да аны таныды. Башын иеп, каршысына килде. «Рәнҗисеңдер... Рәнҗеттем шул. Рәхәтемә, бәхетемә чыдый алмаганмындыр инде, – кайнанасының тавышында коточкыч үкенү иде. – Минем бит хәзер синнән дә якынрак кешем юк, Гөлнур. Беләм, әйттеләр, кияүгә чыккансың, бала табарга йөрисең икән. Исән-сау табып үстерергә язсын. Ул баланың тууын мин Аллаһтан ялварыплар сорадым. Үземнең гаебемне һич югында шулай юыйм, дидем. Син рәнҗемә инде, гафу ит».

Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: