Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 февраль 2021, 19:00

Килен нәсел арттыра, шуңа күңел яктыра!

Якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов дүртенчегә әти булды. Ай, әфарин Гүзәлгә!

Якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов дүртенчегә әти булды. Ай, әфарин Гүзәлгә!

"Идел суы ага торыр,
Дулкыннарын кага торыр.
Өлкән җиңги углан тапты,
Безнең нәсел арта торыр".

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән җырда шундый сүзләр бар. Казанда кичә булган бер гаилә бәйрәменә бик тәңгәл килә ул. Кемгә җиңги, кемгә килен, күпләрнең яраткан җырчысы Гүзәл Уразова дүртенче бәбие белән бала тудыру йортыннан өенә кайтты. Аны кызлары һәм улы, әти-әнисе, туганнары һәм, әлбәттә, сөеклесе Илдар каршы алды.

- Якташларга җылы тәбрикләүләре өчен зур рәхмәт, - дип җаваплады ул безнең котлауларга. - Гүзәлгә сәламнәрегезне җиткерермен. Бүген безнең бик бәхетле көнебез! Мондый хисләрне инде дүртенчегә кичерсәк тә, берсеннән-берсенә көчәя генә бара кебек, бер сүз белән әйткәндә - ташкын, шатлык ташкыны!

Аллаһ теләсә, тагын кичерергә язсын бу "ташкын"ны! Кем белә... Әнә бит, күршеләр эстрадасында нинди "бэби-бум"! Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар...

Йоклап ятмыйк, туганнар, безнең дә нәсел арта торсын!Фото: instagram.com/guzelurazova
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/Kilen-n-sel-arttira-shu-a-k-el-yaktira-682645/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: