Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 февраль 2021, 11:20

Шафран авылыннан янә күңелсез хәбәр

Шафран авылында 1952 елда туган хатын үз йортының подвалында туңып үлгән.

Әлшәй районының Шафран авылында 1952 елда туган хатын үз йортының подвалында туңып үлгән. Шаһитләр аның мәетен туңган судан 23 февраль кичендә табып алганнар. Күрәсең, көннәрнең салкын торуы аркасында өйдәге җылыту системасы сафтан чыккан һәм хатын туңган торбаларны үзе җылытырга тырыша. Әмма ул үзенең мөмкинчелекләрен дөрес бәяләми һәм подвалында туңып үлә. Соңгы көннәрдәге температура аномалияләре аркасында, тормышны тәэмин итү системалары сафтан чыга, шәхси йортларда яшәүчеләрнең торбаларындагы сулары туңа, шулай ук ​​газ казаннарын көчле җил сүндерә дигән күңелсез хәбәрләр ешайды. Шул ук Шафран авылында 300 дән артык кешесе эчәр сусыз калган. Ул су насосының туңып сафтан чыгуына бәйле булырга мөмкин, диләр.Автор : Фаткуллин Рәдиф.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Shafran-avilinnan-yan-k-elsez-h-b-rl-r-kilde-691589/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: