Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2021, 18:00

Кышны озатабыз

Март уртасы булуга карамастан, кыш китәргә уйламый да, әле кар явып күз ачкысыз буран чыга, әле каты суыклары белән куркыта.

Март уртасы булуга карамастан, кыш китәргә уйламый да, әле кар явып күз ачкысыз буран чыга, әле каты суыклары белән куркыта.
Әмма кышның да көннәре санаулы гына калды. Күңелгә М. Гафуриның шигьри юллары килә: “Кояш нурын болыт капласа да, яз язлыгын итә — эретә...”. Җитмәсә, бу атнада Масленица бәйрәме була.
Масленица – кышкы йокыдан уянуны һәм язгы кояшны каршылауны символлаштырган иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе. Йола буенча өстәлләрдә төп ризык – коймак булачак, атна күңелле уеннар, җыр-биюләр, кыш карачкысын яндыру белән тәмаланачак. Алай гына да түгел. Якшәмбе мәрхүмнәрне искә алу һәм якыннарыңнан гафу үтенү көне дә.
Безнең районда да Масленица үтәчәк. Кышны озату бәйрәме 14 мартта 11 сәгатьтә Раевка авылы Совет мәйданында булачак. “Килегез, сезне күңелле тамаша көтә!” дип вәгъдә итә оештыручылар.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: bipbap.ru
Читайте нас: