Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
26 июнь 2018, 02:00

Көзге кебек булсын иде юллар

Бүген кызгылт-сары жилет кигән юлчыларны район үзәгенең төрле урамнарында күрергә мөмкин.

Бүген кызгылт-сары жилет кигән юлчыларны район үзәгенең төрле урамнарында күрергә мөмкин. Берәүләре чокыр-чакырларны чаң-тузаннан тазарта, икенчеләре асфальт сала. Быел җәй Раевка авыл биләмәсендә нинди юллар ремонтланачагы һәм бүген нинди эшләр алып барылуы турында авыл Советы хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Айдар улы Килчурин сөйли:
- Билгеле булуынча, авыл урамнарындагы юллар ел саен төзекләндерә. Әмма акча җитмәү сәбәпле, эшләрне зур күләмдә алып бара алмыйбыз. Шуңа күрә, барыннан элек нык таушалган участоклар ремонтлана. Асфальт, башлыча “өлешләп” салына. Авыл Советы мониторингы һәм халык үтенече буенча Ленин, Киров, Коммунистик, Переезд һәм Комсомол урамнары, Дәүләкән тыкрыгындагы юллар шушы алым белән ремонтланды – барлыгы 9 мең квадрат метрга якын участокка асфальт салынды.
Вокзал алдындагы мәйданда да күләмле эшләр башкарылды. Хәтерегездәдер әле, монда яңгырдан соң зур чокырларга җыела иде, юлны бераз күтәртеп, асфальт салдык. Переезд урамында юл йортларга якын үтә иде. Халык соравы буенча аны бер метрга читкәрәк күчердек. 6нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең ата-аналарыннан да Комсомол урамы торышы буенча күп мөрәҗәгатьләр булды. Хәзер Космонавтлар урамыннан Гагарин урамына кадәрге юл участогына асфальт салынды.
Бүген юлларны “өлешләп” тергезү эшләре тәмамланды. Ремонтны “Стройгазцентр” җәмгыяте компаниясе алып барды.
Иң озын һәм транспорт күп йөргән Дзержинский урамындагы нык таушалган юлны да капиталь ремонтлау башланды. Авыл хәбәрчесе урамыннан Кыргыз-Миякә-Уфа трассасына кадәр чыккан юлга кадәр асфальт салачаклар. Эшләрне башкаруга тендерны “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы – Әлшәй юл төзү-ремонтлау идарәлеге алды. Бу юл киләчәктә авыл халкына берничә дистә еллар хезмәт итәр һәм анда бернинди дә юл-транспорт фаҗигаләре булмас, дип ышанабыз.
Икмәк тыкрыгындагы (Дзержинский урамыннан алып Корсак елгасы аша салынган күпергә кадәр) юлны да ремонтлау күзаллана. Бу участок үтә дә нык таушалган, тәүдә монда авыл биләмәсе бригадасы чокыр-чакырларны “ямады”. Хәзер инде юл ремонтлау-төзү идарәлеге эшчеләре монда асфальт салачак. Ремонтланачак юлның гомум озынлыгы (Дзержинский урамы һәм Икмәк тыкрыгы) 4559 метр тәшкил итә. Тоташ алганда, 1600 квадрат метр мәйданда шундый ремонт үткәрелде. Планлаштырылган эшләрнең яртысы тәмамланды, дип әйтергә мөмкин.
“Заманча шәһәр мохите булдыру” программасын тормышка ашыру дәвам итә, аңа ярашлы, йорт алды ихаталарын һәм җәяүлеләр йөргән юлларны төзекләндерү күзаллана. Арытабан “Реаль эшләр” программасы кысаларында һәм Коммунистик (Ит комбинатыннан Переезд урамына кадәр), Кусков (элеватордан Кече Ленин урамына кадәр), Дзержинский (Авыл хәбәрчесе урамыннан Икмәк тыкрыгына кадәр) урамнары һәм Алсу тыкрыгы буйлап тротуарларны ремонтлау башланачак. Яңавыл бистәсендәге юлларга таш түшәү дәвам итә, атап әйткәндә, Рабовалюк, Барбазюк, Әлшәй, Тукай, Фролов, Югары Вольт урамнары буйлап юл эшләре планлаштырыла. Шулай ук авыл Советында юл билгеләрен буяу, яңаларын кую һәм алмаштыру эшләре дә күзаллана.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА язып алды.
Автор фотосы.
Икмәк тыкрыгында да юллар ремонтлана.
Читайте нас: