Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 июль 2018, 02:00

Проект – гамәлдә, Яки район үзәгендә йорт ихаталары ничек үзгәрә

Хәбәр итүебезчә, йорт алларын һәм җәмәгать территорияләрен этаплап төзекләндерүгә юнәлтелгән зур күләмле “Заманча шәһәр мохите булдыру” федераль проекты Раевка авылында былтыр ук старт алган иде.

Хәбәр итүебезчә, йорт алларын һәм җәмәгать территорияләрен этаплап төзекләндерүгә юнәлтелгән зур күләмле “Заманча шәһәр мохите булдыру” федераль проекты Раевка авылында былтыр ук старт алган иде. Иң элек күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән гомум җыелышлар үтте, анда алар программа шартлары белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу йортларда яшәүчеләрнең күбесе проектны гамәлгә ашыру буенча башланган эшләрне ваккытлы һәм кирәкле дип тапты һәм финанс яктан да, үзләре дә ярдәмләшергә әзер булуларын белдерде. Нәтиҗәдә, программага бер җәмәгать һәм өч йорт алды территориясе керде.
Шушы көннәрдә йорт алды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча алдан эшләнгән дизайн-проектлар тормышка ашырыла башлады. Шуны әйтергә кирәк, Тынычлык урамы, 1 һәм 3 адреслары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр беренчеләрдән булып бу башлангычны хуплаган. Мондый мөмкинлектән файдалануларына һич тә үкенмиләр. Аларның йорт алларын төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек.
- Минималь ремонт эшләре исемлегенә йортлар алдына кергән юлларны ремонтлау, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру кергән. Эшләрнең гомум хакы 1 млн 220 мең сум тәшкил итте, шуның 5 процентын шушы йортларда яшәүчеләр тапшырды. 32 фатирда яшәгән һәр гаилә 1907 сум акча бирде, - ди Раевка авыл биләмәсе хакимияте инспекторы М. М. Әхмәтшин.
- Башта йортлар алдындагы мәйданчыклар тигезләнде, периметр буенча бордюр ташы куелды, вак таш түшәлде, аның өстенә ике кат асфальт җәелде.
Шулай ук автотранспорт өчен өстәмә тукталыш урыны да булдырылды, бу шушы йортларда яшәүчеләрне аеруча шатландырды. Проект кураторы әйтүенчә, электр баганасы утыртасы, яктылык үткәрәсе, эскәмияләр һәм чүп савытлары гына урнаштырасы калган. Ремонт эшләре барышын җәмәгать комиссиясе контрольдә тота, аның составына район хакимияте һәм Раевка авыл биләмәсе авыл Советы, “Бердәм Русия” партиясе һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле вәкилләре кергән. Шулай ук һәр мәйданчыкта видеокамералар куелган.
- Киләчәктә монда өмәләр оештыру күзаллана. Йортларда яшәүчеләргә территорияне чүп-чардан чистартырга, яшелләндерергә һәм чүп үләннәрен чабарга кирәк булачак, - ди Минегалим Мөдәрис улы.
- Ниһаять, йорт алды үзгәрде. Әйтерсең дә, чокыр-чакырлар һәм күләвекләр булмаган да кебек! Хәзер яктылык үткәрүне, эскәмияләр һәм чүп савытлары куйганны түземсезләнеп көтәбез, - дип сүзгә кушыла 82 яшьлек Нина Михайловна Скрыгина. – Барыбыз да акча җыеп йорт тирәли профнастилдан койма куйсак, бик яхшы булыр иде.
Нина Михайловна – тәҗрибәле чәчкә үстерүче. Берничә тапкыр төрле конкурсларда катнашкан. Район үзәге юбилеен үткәргәндә “Иң яхшы чәчкә үстерүче” номинациясендә җиңүче булган. Йорт алдындагы газонда петунья, канәфер, чалма чәчәк, гербер, алтын чәчәк, бәрхет гөлләре шау чәчәккә күмелеп утыра. Тик менә рауза чәчәкләренә йортта яшәүчеләр озак соклана алмаган, аны түтәлдән чокып алып киткәннәр. Кызганычка каршы, мондый күңелсез хәлләр дә күзәтелә.
Район үзәгендә программаны тормышка ашыру эшләре дәвам итә. Тиздән Карл Маркс урамы, 1, 3, 5 адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортлар аллары да үзгәрәчәк. Шушы көннәрдә мондагы территорияләрне тигезләү эшләре башланды.
- Иң мөһиме – ремонтны вакытында башкару. Без графикны күзәтәбез һәм эшләр сыйфатлы үтәлсен өчен подрядчыларга тиешенчә ярдәм итәбез, - ди М. М. Әхмәтшин. – Проектның хакы 921,53 мең сум тәшкил итә. Һәр фатирдан, ә монда алар – 24, 1855әр сум акча җыелды. Эшләрне Бәләбәй шәһәреннән “МегаСтрой” җәмгыяте подряд оешмасы алып бара.
- Ремонт эшләре башлануга без бик шатбыз. Йортка кергән юлга асфальт салынуын түземсезләнеп көтәбез. Тиздән безнең йорт алдында да уңайлы һәм матур булыр, дип ышанабыз, - ди күпфатирлы йорта яшәүче Лүзия Гыйниятуллина.
Муниципалитетта билгеләүләренчә, программа халык арасында зур популярлык яулаган. Документларын әзерләргә һәм тапшырырга өлгермәгәннәр киләсе елда бу проектта катнашуга исәп тота ала. Программа 2022 елга кадәр каралган.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: