Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
6 август 2018, 02:00

Беренче йорт алды төзекләндерелде“

Район үзәгендә Тынычлык урамы, 1, 3 адреслары буенча урнашкан тәүге йорт алды территориясен файдалануга тапшыру тантанасы узды. Ихата “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы кысаларында төзекләндерелде. Объектны ачуда шушы йортларда яшәүчеләр, хакимият һәм “Берҙәм Русия” партиясе вәкилләре катнашты.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Ә. Хәйретдинов, муниципаль район Советы секретаре Ш. Ш. Сәлимов һәм Раевка авыл Советы ауыл биләмәсе башлыгы М. А. Тимасов шушы йортларда яшәүчеләрне котлап, проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларында актив катнашкан фатир хуҗаларына, подряд оешмасына рәхмәт белдерде.

Хәбәр итүебезчә, монда йорт алдына асфальт түшәлде, машиналар туктау урыны төзекләндерелде, яктырткычлар, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелды. Төзекләндерүнең барлык этапларына район һәм авыл биләмәсе хакимияте, “Берҙәм Русия” партиясенең урындағы бүлекчәсе контрольлек итте.

Район үзәгендә программаны тормышка ашыру эше дәвам итә. Тиздән күпфатирлы йортларның башка ихаталары да матур һәм күркәм булачак. Ә бу ихата территориясен тәртипкә китерү – инициатива күрсәткән гражданнарның һәм власть вәкилләренең төзекләндерү мәсьәләсен берлектә һәм нәтиҗәле хәл итүенең яхшы үрнәге ул.

Айгөл МӨХӘМӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: