Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
3 апрель 2019, 02:00

Суыкта – салкын асфальт

Юлларны ремонтлауның мондый экспресс-ысулы район үзәгендә кулланыла.

Юлларны ремонтлауның мондый экспресс-ысулы район үзәгендә кулланыла.
Гадәттәгечә, март урталарында, юлдагы кар эрегәч, Раевка авыл биләмәсе бригадасы юлларны ремонтлауга тотынды. Авыл Советында быелгы мизгелгә җентекле әзерләнгәннәр. Юлның машиналар йөргән өлешенә дефектовка үткәрелгән, юл карталары төзелгән һәм смета документлары әзерләнгән.
-Чокырларны ремонтлауга җиде тонна салкын асфальт сатып алдык. Бүген Медиклар, Интернациональ, Индустриаль, Гагарин, Космонавтлар, Киров, Коммунистик урамнарында, Осталар тыкрыгында ремонт эшләре башкарылды. Чокырларның иң тирәннәре, хәрәкәт өчен хәвеф тудырганнары гына ямала. Төп ремонт эшләре апрель уртасында башланып, июньгә кадәр дәвам итәчәк, - ди Раевка авыл биләмәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы буенча инспекторы Минегалим Әхмәтшин.
Коммунистик урамында эшләр тулы куәтенә бара. Асфальт салганчы, эшчеләр чокырларны җентекләп өрдерә, пропан горелкасы белән киптерә, аннары гына асфальтбетон катнашмасы белән тутыралар. Юлчылар әйтүенчә, ремонт эшләре җиренә җиткереп башкарыла. Кайберәүләрнең, асфальт турыдан-туры сулы чокырларга салына, дигән сүзләрен алар кире какты. Ышанмаганнар салкын асфальтның ничек салынуын үзләре килеп тикшереп карый ала, диде эшчеләр. Авыл Советы инспекторы әйтүенчә, бу бригада беренче ел гына эшләми һәм алар үз бурычын яхшы белә.
Ел саен район үзәгендә юлларга капиталь ремонт та ясала. Быел Киров (Мәктәп тыкрыгыннан Магистраль урамына кадәр) һәм Медиклар урамнарына асфальт салу күзаллана.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Башка фотоларны - http://alsh-vesti.rbsmi.ru сайтында карагыз.
Читайте нас: