Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
5 апрель 2019, 02:00

Башкалар килеп җыештырырмы?

Ел саен яз җитү белән без бер үк төрле күренешне күзәтәбез: кар эреп тә бетми, әле тегендә, әле монда бер-бер артлы “умырзаялар” баш калкыта.

Ел саен яз җитү белән без бер үк төрле күренешне күзәтәбез: кар эреп тә бетми, әле тегендә, әле монда бер-бер артлы “умырзаялар” баш калкыта. Урамнарда, урман сызатларында, чишмәгә барган юлда, елга ярлары буенда тузып яткан чүп өемнәре, пыяла, пластик шешәләр, көнкүреш калдыклары ямьле язның бар ямен бетерә. Теләсә кая чүп ташлап киткән битараф кешеләр, артларыннан башкалар килеп җыештырыр, дип уйлый микән?
Ә төптән уйлап карасаң, бу шулай килеп чыга да. Өмәләргә чыккан мәктәп укучылары, эшчеләр, төрле оешмалар хезмәткәрләре тирә-якны шул чүп-чардан чистарта. Ваемсыз әдәмнәрнең бу гамәлләреннән юл хезмәткәрләре дә интегә. Чөнки чүп өемнәре юл буйларында, җәмәгать транспорты тукталышларында да пәйдә була.

-Былтыр без 200 кубометр чүп чыгардык, бу - 30 (!) “КамАЗ”-үзбушаткыч, - ди Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарлеге җитәкчесе Рафаил Нуркаев. – Юллардагы чокырларны ремонтлау, асфальт салу кебек эшләрне башкару урынына, безгә юлларны чүп-чардан чистарту өчен өстәмә техника һәм эшчеләр җәлеп итәргә туры килә. Закон юл хезмәткәрләре ягында булса да, кызганычка каршы, тәртип бозучыларны тоту һәм җәзага тарттыруы авыр.

Район халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, тирә-якны чиста һәм тәртиптә тоту үзебездән тора бит. Автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташлап китмәгез, көнкүреш калдыклары салынган капчыкларны теләсә кая калдырмагыз! – ди Рафаил Рәсүл улы.

Районда 6 апрельдән 11 майга кадәр төзекләндерү айлыгы уза. Иртәгә бөтен әлшәйлеләр кыш буена җыелган чүп-чарны тазарту беренче өмәгә чыгачак. Гомум тырышлык белән йорталларын, урамнарны, юлларны һәм урман сызатларын тәртипкә китерик, рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне тазартыйк. Иң мөһиме, яңа өемнәр барлыкка килмәсен, ә бу инде шушы җирдә яшәгән һәркемнең үзенә бәйле

.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: