Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
8 апрель 2019, 02:00

Бердәм эшкә ни җитә!

Көннәр җылыну белән йорталларын, урамнарны, тыкрыкларныһәм скверларны чүп-чардан тазарту буенча өмәләр һәм санитар көннәр үткәреләбашлый.

Көннәр җылыну белән йорталларын, урамнарны, тыкрыкларны һәм скверларны чүп-чардан тазарту буенча өмәләр һәм санитар көннәр үткәрелә башлый. Безнең районда да, бөтен республикадагы кебек, беренче экологик өмәләр узды.
Район үзәгендә иртән-иртүк һәр җирдә күңелле музыка яңгырады, көрәкләр, тырмалар тотып төрле оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре өмәгә ашыкты. Бергәләшеп үзләренә беркетелгән территорияләрдә чүп-чар, чыбык-чабык, коры үләннәрне җыйдылар, су агу өчен эшләнгән чокырларны, торбаларны чистарттылар. Шулай ук чаган үсентеләрен дә кистеләр, бордюрларны буядылар.

Бу көнне 70кә якын оешма һәм предприятие эшчәннәре авылыбызны, тирә-якны җыештырып, тәртипкә китерде, мәктәп укучылары өчен төшке аш оештырылган иде.

Шунысы куанычлы, “Районыбызны чүп-чардан тазартыйк!“ чакыруына күпләр кушылды. Экологик өмәләр районның барлык авыл биләмәләрендә дә узды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: