Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 апрель 2019, 02:00

Төп эшләр майда башлана

Районда ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары” республика программасы старт алды.

Районда ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары” республика программасы старт алды.
Раевка һәм Шафран авыл биләмәләрендә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән гомум җыелышлар үткәрелде, анда җыелучыларны проект шарлары белән таныштырдылар. Ихата территорияләрен программага кертүгә халыктан заякалар җыелды. Шулай ук бу йортларда яшәүчеләр булачак ихата дизайн-проектын һәм тиешле эшләр исемлеген сайлауда катнашты.
-Район үзәгендә Юбилей урамы буйлап уңайлы ял итү мәйданчыгын төзекләндерү каралды, анда эскәмияләр һәм сүп савытлары кую, балар өчен хәвесез резина япмалы мәйданчык, спорт тренажерлары урнаштыру планлаштырыла, - ди Раевка авыл биләмәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы буйынса инспекторы Миңнегалим Әхмәтшин. – Шулай ук мини-футбол, волейбол, баскетбол уеннары өчен мәйданчык булдыру күзаллана. Ял итү зонасы яшелләндереләчәк: чәчкә түтәлләре ясалачак, агачлар һәм куаклыклар утырлытачак. Ленин урамындагы ял паркын төзекләндерү эше дә дәвам итә. Монда да шулай ук уен комплексы урнаштыру планлаштырыла. Балалар өчен автошәһәрчек проекты да эшләнә.
Шафран авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Резида Дәүләтова хәбәр итүенчә, авылда Туганнар каберлегендә комплекслы эшләр башкарылып, һәйкәл ремонтланачак, коймасы алмаштырылачак, территориягә асфальт салыначак.
Ихата территорияләре программага халык инициативасы буенча гына кертелә. Финанслау түбәндәгечә булачак: акчаның 94 проценты республика бюджетыннан алына, 5 проценты – муниципалитеттан һәм 1 процентын күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җыеп бирергә тиеш.
Быел Раевка авылының Вокзал урамындагы 47нче, 49нчы, Переезд урамындагы 1, 2, 2а, 3, 8а, Шафран авылының Курорт урамындагы 5а, 5б йортлары ихаталары төзекләндереләчәк. Йорт алдарындагы машина үтү юлларына асфальт түшәләчәк, бордюрлар алмаштырылачак, ял зоналары, машина өчен тукталышлар төзекләндереләчәк, тренажерлар, балалар өчен уен комплекслары, контейнер мәйданчыклары урнаштырылачак, территорияне яктырту һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.
Күп кенә ихаталар буенча смета документациясен һәм хезмәтләр хакын тикшерү үтте. Тиздән төзелеш эшләрен башкару өчен подряд оешмасы сайланачак. Территорияләрне төзекләндерү майда башлана.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: