Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 Май 2019, 02:00

Подъездның төсен анда яшәүчеләр сайлаячак

Билгеле булуынча, республикада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча быел күпфатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасы старт алды.

Билгеле булуынча, республикада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча быел күпфатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасы старт алды. Безнең районда аңа Раевка авылының Тынычлык урамы, 1, 3, Киров урамы, 8, 10, Дуслык урамы, 19 а, 32а, 36а, 40а, Космонавтлар урамы, 73, 73а адреслары буенча урнашкан ике катлы ун йорты кертелде. Бу максатка республика һәм урындагы бюджетлардан 3 млн 107 мең сум акча бүленде.
Күпфатирлы йортлада яшәүчеләр белән җыелышлар үткәрелде. Район хакимияте һәм авыл биләмәсе, "БР төбәк операторы” җәмгыяте, подряд оешмасы – “Башстройресурс” җәмгыяте вәкилләре максатлы программа турында җентекле аңлатма бирде.
Һәр подъездны ремонтлауга күпфатирлы йортның ничә катлы булуына карап лимит салынды. Ике катлы йортларга – 129, 5 мең сум акча бүленде. Бу акчаларга йортларда тамбур ишекләре, тәрәзәләр, почта ящиклары, энергия саклаучы яктырткычлар куелачак, ишек өстендәге козыреклар ремонтланачак. Беренче каттагы идәнгә керамик плита түшәләчәк, әгәр агач булса – буялачак. Подъездның үзендә шулай ук стеналар, култыкчалар, люклар буялачак. Нинди төскә буяуны яшәүчеләр үзләре хәл итәчәк. Подрядчылар ремонт эшләренә тотынганга кадәр идарәче компанияләр күпфатирлы йортларда әзерлек эшләре үткәрергә: кирәк булса, биналарның подвалларын һәм чарлакларын ремонтларга, радиаторларны алмаштырырга, йорт түбәсендәге җитешсезлекләрне бетерергә тиеш.
Алда зур эшлр көтә. Быелгы ел исемлегенә кертелгән барлык подъездлар этаплап ремонтланачак. Барыннан элек, майда Тынычлык урамы, 1, 3, Дуслык урамы, 36а, 40а, 32а адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортларны ремонтлый башлаячаклар.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: