Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 июнь 2019, 02:00

Мемориал төзекләндерелә

Быел “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” җәмәгать территорияләрен төзекләндерү программасына Раевка, Шафран һәм Аксен авыл биләмәләре керде.

Быел “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” җәмәгать территорияләрен төзекләндерү программасына Раевка, Шафран һәм Аксен авыл биләмәләре керде.
Хәтерегезгә төшерәбез, бу күләмле федераль проект җәмәгать территорияләрен этаплы төзекләндерүгә юнәлтелә. Бу максатта урындагы бюджеттан 5 процент, ягъни 636,9 мең бүлү шарты белән республика казнасыннан 12484,3 мең сум акча бүленде, финанслау 13376 мең сум тәшкил итте.
Бу мөмкинлектән файдаланып, шафранлылар да проектта катнашты. Мемориал комплексны төзекләндерү тулы куәтенә алып барыла.
-Җиңү көненнән соң Туганнар каберлегендә ремонт эшләре башланды, моның өчен 2135,68 мең сум акча бүленде. Мемориалны төзекләндерүгә тендерны “Абдуллин” шәхси предприятиесе отты. Объектта һәйкәлне реконструкцияләү бара, аның коймасы алмаштырылды, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды. Территориядә асфальт-бетон япма һәм брусчатка түшәлә, - дип аңлатма бирде район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Альбина Сәлихова.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: