Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 июль 2019, 02:00

Бассейн төзү дәвам итә

Район үзәгендә бассейнлы физкультура- савыктыру комплексын төзү дәвам итә.

Район үзәгендә бассейнлы физкультура- савыктыру комплексын төзү дәвам итә. Бу - республиканың100 еллыгына багышланган юбилей проектларының берсе.
- Бүген бинаның тимер конструкцияләрен монтажлау тәмамланды диярлек, блоклы казанлык урнаштырылды, җылылык трассасы монтажланды. Ярдәмче биналарны һәм душ бүлмәләрен штукатурлау эшләре алып барыла. Бер үк вакытта элетр-монтажлау эшләре башкарыла, төп спорт залы идәннәренә бетон түшәлә, - ди район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов. – Шушы көннәрдә стена һәм түбә панельләрен монтажлау башланачак. Төзүчеләр объектны быел ноябрьдә файдалануга тапшырырга ниятли.
Хәтерегезгә төшерәбез, булчак спорт комплексының тәүге нигез ташы былтыр сентябрьдә салынган иде. Проектка ярашлы, анда 25әр метрлы дүрт юлы булган һәм түбәсе ябылган йөзү бассейны, баскетбол, волейбол, гандбол һәм мини-футбол буенча күнекмәләр үткәрү өчен спорт залы, чишенү һәм душ бүлмәләре, шулай ук заманча су чистарту системалары булаччак.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: