Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
8 август 2019, 02:00

Изге ният белән үтте өмәләр

Ике шимбә рәттән район үзәгендә өмәләр үтте.

Ике шимбә рәттән район үзәгендә өмәләр үтте. Туган авылыбызны чүп-чардан тазарту акциясен активист-волонтерлар Татьяна Гридина, Наталья Дорофеева, Дилара Ахунҗанова һәм Евгений Буранбаевтан торган инициатива төркеме оештырды. Мондый чаралар авылның тышкы күренешен күркәмләндереп кенә калмый, кешеләрне берләштерә дә икән. Әгәр беренче өмәдә мәчет бистәсендәге урамнарны биш кеше чүп-чардан тазартса, икенче ял көнендә аларга егермедән артык кеше кушылды. Бакча, Яшел урамнары очын һәм “Зарипов” шәхси предприятиесе икмәкханәсенә кадәрге территорияне тәртипкә китерделәр. Бергәләшеп бер трактор арбасы чүп җыйдылар.


Өмәләр турында белдерү социаль челтәрләрдә урнаштырылды. Кемдер активистларның инициативасын хуплады, кайберәүләр, киресенчә, моңа каршы булуларын белдерде. Әмма битараф булмаган, җаваплы һәм үзенең Раевкасын яраткан кешеләр генә изге гамәлләргә сәләтле. Шунысы шатлыклы, андыйлар сафы тулылана бара. Киләсе очрашу урыны - Чишмә урамы (чишмәгә барган юл). Шимбә көн теләге булганнарның барысы да акциядә катнаша ала.


Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Читайте нас: