Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 август 2019, 02:00

Подъездлар күркәмләнде

Республикада ел башыннан күп фатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау програмасы тормышка ашырыла башлады.

Республикада ел башыннан күп фатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау програмасы тормышка ашырыла башлады.
Район үзәгендә май аенда ук БР төбәк операторы тарафыннан аукцион үткәрелде, подрядчы сайланды, ул эшләрнең беренче этабына соңлап тотынды. Аның гаебе белән эшләр тукталып калды, шуңа бәйле икенче подрядчы табылды. Шулай ук урындагы “Строймастер” һәм “Жилкомсервис плюс” җәмгыятьләренең идарә итүче оешмалары белән килешү төзелде һәм эш башланып китте.
Районыбызда күп фатирлы 110 йорт исәпләнә, бу - 243 подъезд, шуның 97сендә (220 подъезд) ремонт таләп ителә. Башта, әлбәттә, иң начар хәлдәге подъездларны ремонтлый башладылар. Бу – Раевка авылындагы күп фатирлы 10 йорттагы 24 подъезд. Арытабан башка йортлар да исемлеккә кертеләчәк, чөнки программа 6 елга, ягъни 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Дуслык урамы, 32а, 36а, 40а адреслары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр шатлыгына, подъездларны ремонтлау тәмамлануга таба бара. Моны күптән көтәләр иде. Элек коридорларда лампочкалар янмаган, стеналарда рәсемнәр, язулар булган, идәннәр буялмаган, тәрәзәләрдән һәм ишектән җил өреп торган. Мондый күренеш әле дә, быел программага кермәгән күрше йортларда күзәтелә.
Ике катлы йортка, һәр подъездга 129,5 мең сум акча бүленгән. Бу акчага йортларда яңа тышкы һәм тамбур ишекләр, тәрәзәләр, почта ящиклары, энергия саклаучы яктырткычлар куячаклар, керү ишекләренең козыреклары, бетон баскычлар ремонтланачак. Беренче катта идәнгә баскычка кадәр өлешләтә керамик плитә салу каралган. Подъездларда стеналар, култыкчалар, люклар, рәшәткәләр буяла. Йортта яшәүчеләр җыелышларда тәкъдим ителгән төсләрдән үзләренә ошаганын сайлап алды.
Дуслык урамы, 36а адресы буенча урнашкан йортта илле ел яшәгән хезмәт ветераны Людмила Ивановна Артемьева бу үзгәрешләргә куанып бетә алмый, анда “Строймастер” җәмгыяте ремонт үткәрә. Аның билгеләвенчә, монда бик күркәм булып калган. Стеналар яшел төскә буялган, плитәләр пөхтә итеп ябыштырылган, хәрәкәт датчиклары белән яктырткычлар, тышкы яктан тимер һәм тамбур ишекләр, пластик тәрәзәләр һәм, әлбәттә, почта ящиклары куелган. Хәзер Людмила Ивановна үзе яратып укыган район гәзите югалмас, дип өметләнә.
32а йортында ремонт эшләрен “Жилкомсервис плюс” җәмгыяте төзүчеләре алып бара. Аларга тышкы ишекләрне алмаштырып, заводта җитештерелгән җылытылган ишек куясы, баскычларны буйыйсы гына калган. Йорт рәисе Галина Климентьевна Зайцева төзүчеләр ремонтны озакка сузмас, дип өметләнә. Эш сыйфатына жалобалар юк. Барлык эшләр дә шушы йортта яшәүчеләр күз алдында башкарыла, нәкъ алар вакытында үзләренең тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен кертә, чөнки монда алар арытабан да яшәячәк бит.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: