Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 сентябрь 2019, 02:00

Ә безнең йорт ихатасында...

Соңгы елларда район үзәге төзекләндерелеп, күзгәкүренеп күркәмләнде.

Соңгы елларда район үзәге төзекләндерелеп, күзгә күренеп күркәмләнде. Күп катлы йортларның ихаталары да матурланды. Боларның барысы да “Башкортстан ихаталары” республика программасы ярдәмендә эшләнде. Быел йорт мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре Раевка һәм Шафран авылларында бара.
Район үзәгендәге йортлар территорияләрен төзекләндерү ахырына якынлаша. Программага Вокзал урамы, 47, 49, Переезд урамы, 1, 2, 3 адреслары буенча урнашкан йортлар керде. Монда төп эшләр тәмамланган, балалар мәйданчыгы урнаштырасы гына калган.
Шафран авылы, Шифаханә урамы, 5а, 5б адресындагы йортларда да барлык эшләр башкарылган. Монда йорталлары һәм анда кергән юлга асфальт түшәлгән, яктырткычлар куелган, чүп савытлары, эскәмияләр, балалар өчен хәвефсез резина япмалы мәйданчык булдырылган.
Программада катнашучылар бу мөмкинлектән файдалануларына бер дә үкенми. Хәзер аларның йорталлары җыйнак, чиста, көзге яңгырлы көннәрдә бу аеруча мөһим.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: