Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 декабрь 2019, 12:55

Раевка авылында күпфатирлы йортлар подъездлары күркәмләнә

Республикада гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау буенча яңа программа старт алды, ул алты елга, ягъни 2024 елга кадәр исәпләнгән.

Республикада гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау буенча яңа программа старт алды, ул алты елга, ягъни 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Быел күпфатирлы йортлар подъездларын комплекслы ремонтлау программасына Раевка авылының ике катлы ун йорты кертелде. Районда барлыгы 110 күпфатирлы йорт исәпләнә, шуларның 97сенә ремонт таләп ителә.
Беренче чиратта подъездлары аеруча канәгатьләнерлек хәлдә булмаган йортлар сайлап алынды. Тәүдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен гомум җыелышлар үткәрелде. Анда район хакимияте һәм авыл биләмәсе, “Башкортстан Республикасында төбәк операторы” вәкилләре максатлы программа буенча җентекле аңлатмалар бирде.
Май аенда ремонт эшләре башланды. Подъездлар этаплап ремонтланды. Йортларда штукатурлау-буяу эшләре башкарылды. Стеналар, култыкчалар, люклар буялды. Төсен йортта яшәүчеләр үзләре сайлады. Шулай ук таянгычлар, ишек һәм тәрәзә яңаклары ремонтланды. Беренче каттагы идәнгә плитка түшәлде, агач тәрәзә блоклары ПВХга алмаштырылды, тимер ишекләр куелды, подъездга керү урыны, баскычлар ремонтланды. Шулай ук электр-монтажлау эшләре башкарылды, яктырткычлар, куелды, тимерчыбыклар хәвефсезлек таләпләренә ярашлы җиһазландырылды. Иске почта ящиклары яңаларга алмаштырылды. Җиде йортта ремонт тәмамланган һәм өчесендә бу эшләр тиздән тәмамланачак.
Читайте нас: