Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
27 декабрь 2019, 11:35

Барысын да ремонтлап өлгермәделәр

Башкортстанда 2019 елда планга салынган 4000 подъездның 2855ендә генә ремонт эшләре башкарылган.

Башкортстанда 2019 елда планга салынган 4000 подъездның 2855ендә генә ремонт эшләре башкарылган.
Төбәк операторының генераль директоры Павел Сафонов атна саен үтә торган оператив киңәшмәдә барлыгы 3914 подъезда ремонт баруы турында сөйләде. Графиктан Уфа, Стәрлетамак, Мәләвез һәм Белорет районнары калыша. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәрләре вакытында еш кына шәһәр подъездларын карап чыгуы турында әйтте: “Яхшы ремонт эшләнгәнен күрсәм, сөенеп китәм. Подъездларны ремонтлау программасы - кешеләрнең кәефен күтәрү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен әйбәт фактор”.
Павел Сафонов “подрядчикларның барысы да эшләрне башкаруга җаваплы карады дип әйтеп булмый, шуңа күрә җитешсезлекләрне алар үз исәпләренә төзәтә” диде. Кайсыбер йортларда штукатур-маляр эшләре, тәрәзәләр кую бик кыска срокларда башкарылган, ә менә ишекләрне, почта тартмаларын монтажлау эшләре озаккарак сузылган.
Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына быелгы ремонт эшләре буенча сабак алырга һәм 2020 елда хаталарны кабатламаска кушты. Аныңча, подъезларны шушы йортта яшәүче халык актка кул куйганнан соң гына кабул итәргә кирәк. Автор : Таҗиева Руфина. Чыганак: "Башинформ". Фото: "Башинформ".
  • Читайте нас: