Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
12 март 2020, 14:00

Башкортстанда чисталык көннәре

Елдан-ел районыбыз күркәмләнә бара.

Елдан-ел районыбыз күркәмләнә бара. Яз җитү белән бар халык урамнарны чүп-чардан чистартырга чыга. Районыбыздагы бу матур традициягә республика Башлыгы Радий Хәбировка да ошады.
«Без кайбер муниципалитетларның, атап әйтеәндә, Учалы һәм Әлшәй районнарының тәҗрибәсен өйрәндек. Анда һәр предприятие хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияне җыештыру өчен бер сәгать вакытын бүлә, - дип белдерде Хөкүмәттә узган киңәшмәдә Радий Хәбиров.— Нәтиҗәдә, мәсәлән, Учалы – бүген бик чиста һәм матур шәһәр. Бу тәҗрибәне без бөтен республикага таратырга булдык. Моңа игътибар артачак».
Республика башлыгы указына ярашлы Башкортстанда Чисталык көннәре үткәреләчәк. Ел саен 1 апрельгә кадәр муниципалитетлар Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына предприятиеләр һем оешмалар катнашлыгында урамнарны, юлларны, паркларны һәм башка территорияләрне чистарту һем төзекләндерү буенча чаралар планын тәкъдим итәргә тиеш. Чисталык көннәрен, ким дигәндә, аена ике тапкыр үткәрергә киңәш ителә.
Махсус оешмалар, үз чиратында, юл буйларындагы урман сызатларында корыган ботакларны чыгара, корыган агачларны кисә һәм ташый, шулай ук юл читеннән чүп-чар җыя.
Киләсе атнада - 18-20 мартта республикада беренче чисталык көннәре үтәчәк. 16 марттан территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү эшләре башланачак.
Зәвыклы биләмәләр елы кысаларында барлыгы өч гомумреспублика өмәсе - 18 апрель, 4 июль һәм 3 октябрь, шулай ук 16 Чисталык көне, «Яшел Башкортстан» һәм 2 май - Хәтер һәм хөрмәт көне гомумреспублика акцияләрен үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: