Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 март 2020, 15:00

Бергәләп тәртип урнаштырыйк

Март уртасы. Көннәр кояшлы, җылы. Кар эреп бетеп бара...

Март уртасы. Көннәр кояшлы, җылы. Кар эреп бетеп бара... Бөтен җирдә чүп-чар тузып ята. Димәк, авылларда тәртип урнаштырыр вакыт җитте.
Чисталык көннәре кысаларында район үзәгендә тәүге санитария көне узды. Предприятиеләр эшчеләре кар өемнәрен таратты, оешмалар янындагы территорияне чүп-чардан, кипкән үләннән һәм яфрактан тазартты.
-Республика Башлыгы указына ярашлы, район үзәгендә һәр атна җомга көнне 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр санитария көннәре үткәреләчәк, - дип хәбәр итте Раевка ааыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Килчурин – Әйдәгез, бергәләп авылыбызда тәртип урнаштырыйк һәм аны чистарак һәм күркәмрәк итик!
Фото: yandex.ru
Читайте нас: