Кар катыш яңгыр явып торуына карамастан, үткән җомгада районда Чисталык көне үтте. Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне кыш буена җыелган чүп-чардан тазартты.
Зәвыклы авыл биләмәләре елы кысаларында 18 апрельдә, 4 июльдә һәм 3 октябрьдә – барысы да өч гомум республика өмәләре, шулай ук 16 Чисталык көне, ике “Яшел Башкортстан” гомум республика акциясе һәм 2 майда Искә алу һәм хөрмәтләү көне үткәрү планлаштырыла.