Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
8 апрель 2020, 18:35

Чокыр-чакырларга – “салкын” асфальт

Раевка авылында юлларны ремонтлауның шушы экспресс-алымы кулланыла

Раевка авылында юлларны ремонтлауның шушы экспресс-алымы кулланыла
Район үзәгендә юлларның нинди хәлдә булуын барыбыз да белә. Кыштан соң юл япмасында төрле зурлыктагы чокырлар барлыкка килде. Бүгенге көндә актуаль булган бу проблеманы хәл итү өчен нәрсәләр эшләнә соң? Бу сорау белән без Раевка биләмәсе хакимияте башлыгы М. А. ТИМАСОВКА мөрәҗәгать иттек:
-Юлларны ремонтлау март урталарында башланды. Юл япмасы салкын асфальт белән төзекләндерелде. Барыннан элек, юлларның машиналар йөргән өлешен төзекләндерү эшләре алып бардык, юл хәрәкәтенә куркыныч тудырган иң тирән һәм зур чокырларны ачыкладык. Аларны салкын асфальт белән ямадык. Бүген бу эшләр тәмамланды.
Асфальтбетон заводы эшли башлагач та, юл япмасын ремонтлау эшләре дәвам итәчәк. Шактый зыян күргән урыннарда юл япмасы зур участокларда алмаштырылачак. Әлегә район үзәге юлларында чокырларны оцифровкалау бара.
Эш күләме, чыннан да, зур. Юл япмасы елдан-ел ныграк таушала. Аларга капиталь ремонт кирәк. Быел Медиклар, Интернациональ, Коммунистик, Кусков, Дуслык (Авыл хәбәрчесе урамыннан алып Чкалов тыкрыгына кадәр) Бакча (Индустриаль урамыннан Гагарин урамына кадәр) урамнарында һәм Мәктәп, Осталар тыкрыкларында асфальт салу күзаллана.
Читайте нас: