Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
24 апрель 2020, 12:15

Раевка авылында «Яшьләр» паркы булачак

Район үзәге елдан-ел төзекләндерелә һәм күркәмләнә.

Район үзәге елдан-ел төзекләндерелә һәм күркәмләнә. Быел да “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты кысаларында бассейнлы яңа спорт комплексы янында урнашкан “Яшьләр” паркын төзекләндерү каралган.
Район хакимияте һәм Раевка авыл Советы сайтларында дизайн-проектны карарга мөмкин.
-Гомум эшләр суммасы 10 млн 640 мең сум тәшкил итә, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Альбина Сәлихова. – Экспертизаның уңай нәтиҗәсе килде. Әлеге мәлдә конкурс процедураларында җиңү яулаган җәмәгать урыннарын тәртипкә китерәчәк подряд оешмасы билгеләнде. Бу - “Стройгазцентр” җәмгыяте. Паркны төзекләндерү кысаларында җәяүлеләр өчен юлларны асфальтлау, сәхнә төзү, сәхнә алды мәйданына брусчатка салу, беседкалар, эскәмияләр, чүп-чар савытлары, паркны яктырту корылмалары кую, фонтан урнаштыру һәм хәвефсез резина япма түшәлгән балалар мәйданчыгы төзү, территорияне яшелләндерү планлаштырылган.
Подряд оешмасы белән контрактка кул куелган, ләкин коронавируска бәйле хәвефле хәл килеп туу сәбәпле, эшләр әлегә башланмаган.
Читайте нас: