Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
13 Май 2020, 13:40

Раевка ихаталары күркәмләнәчәк

Башкортстан ихаталары” республика программасы былтыр старт алды

“Башкортстан ихаталары” республика программасы былтыр старт алды, аның кысаларында Раевка авылының Вокзал урамы, 47 һәм 49, Коммунистик урамы, 33, Переезд урамы, 1, 2 һәм Перезд урамы, 3 һәм Шафран авылының Шифаханә урамы, 5а һәм 5б йорт алды территорияләре төзекләндерелде.
Быел эшләр дәвам итә. Район үзәгендә Дуслык урамы, 21а, 23а, 34а, 36а, 40а һәм Чкалов тырыгы, 1 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортлар территорияләрен комплекслы төзекләндерү планлаштырыла.
-Алдан җыелышлар үтте, анда шушы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре һәм теләкләре тыңланды. Алар белән мөһим эшләр исемлеге билгеләнеп, булачак ихатаның дизайн-проекты расланды, - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Альбина Сәлихова. – Проект-смета документлары эшләнде, ул экспертиза үтеп, уңай нәтиҗә алынды да инде. Төзелеш-монтажлау эшләренең бәясе 11 млн 611 мең сум тәшкил итте. Шулай ук подряд оешмасы да билгеләнеп, “Инфодор-Строй” җәмгыяте белән контракт төзелде.
Раевка ихаталары хәзер күпкә күркәмләнәчәк. Йорталларындагы юллар һәм тротуарлар киңәйтелеп, асфальт салыначак, автомобильләр өчен тукталышлар эшләнәчәк, бордюрлар алмаштырылачак, эскәмияләр, чүп савытлары, тренажерлар куелачак, контейнерлар өчен урын бүленәчәк, балаалар өчен яктыртылган хәвефсез резина япмалы мәйданчыклар булдырылачак.
Читайте нас: