Билгеле булуынча, республикада быелгы ел Зәвыклы биләмәләр елы дип игълан ителде, аның төп максаты - шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә комплекслы караш тәэмин итү. Безнең районда төзекләндерү эшләре ничек бара, ниләр эшләнде һәм нәрсәләрне тормышка ашырасы бар, бу хакта район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов белән әңгәмәләшәбез.
- Наил Әхмәт улы, соңгы елларда, һәм моны, мөгаен, һәр нәрсәгә катгый һәм таләпчән караган кеше дә билгеләп үткәндер, төзекләндерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Ишегаллары тәртипкә китерелә, юллар ремонтлана, тротуарлар салына, балалар мәйданчыклары төзелә. Ниһаять, көтеп алынган бассейн сафка керде, аның территориясендә фонтан, ял һәм күңел ачу урыннары булган заманча парк төзелә.
- Узган елдан башлап республикада һәм районда подъездларны ремонтлау, ихата һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча күләмле эшләр алып барыла, берничә программа тормышка ашырыла, аларның бурычы – халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. «Уңайлы шәһәр мохите»н булдыру федераль программасы буенча районыбызда планлаштырылган әһәмиятле проектларның берсе булып «Яшьләр» паркын булдыру тора. Балалар мәйданчыгы, фонтан, яшьләр өчен ял итү зоналары, сәхнә мәйданчыгы, гомумән, барысы да комплекслы төзекләндереләчәк. Халык соравы буенча суэтем башнясын да калдырырга карар иттек, ул район малтабарларына ял оештыру өчен тапшырылачак (әйтик, җәйге кафе). Гомум алганда, бу территория төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итүче үзенчәлекле ял итү урыны булырга тиеш. Паркны төзекләндерү буенча эшләргә Раевка авыл Советы авыл биләмәсе заказ бирә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ”Уңайлы шәһәр мохите"н булдыру программасы районда беренче ел гына тормышка ашырылмый - 2019 елда әлеге программа буенча мәдәни һәм ял паркы төзекләндерелде. «Бердәм Русия» партиясе башлангычы белән балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен автошәһәрчеге булган мәйданчык төзелде. Монда җәяүлеләргә юл аша чыгу урыны, светофорлар, юл билгеләре куелган, башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр алып барыла. Эшләрнең бәясе 2,5 млн сум тәшкил итте. Шулай ук әлеге программа акчасына «Туган ил-Ана» мемориалы, Шафрандагы Туганнар каберлеге, Аксендагы Җиңү паркы ремонтланды.
Киләсе елга Раевка авылындагы Медиклар урамында һәм Шафран авыл Советы хакимияте биләмәсендә ике җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк.
- Районда "Башкортстан ихаталары" программасы да актив тормышка ашырыла.
- Әйе, бер ел элек республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәмендә йорталды территорияләрен төзекләндерү һәм подъездларны ремонтлау буенча зур күләмле программа эшли башлады. Былтыр районда подъезд ремонтланды һәм йорталды төзекләндерелде. Бу елга да күп эшләр планлаштырылган. Шуны әйтергә кирәк, бүген Дуслык урамы, 21а, 23а, 34а, 36а, 40а һәм Чкалов тыкрыгы, 1а адресы буенча күп фатирлы йортлар ихаталары төзекләндерелә. Узган ел шушы йортларда яшәүчеләр иске каралты – кураларны сүткән, алар урынына балалар өчен, тренажер, контейнер һәм кер элү мәйданчыклары, газоннар, тротуарлар, юллар һәм парковка җиһазландырылачак. Әлеге ихаталарны төзекләндерүнең үзенчәлеге шунда, бер үк вакытта юлларны ремонтлау һәм тротуарлар салу да алып барылачак. Бүген мәйданчыкны асфальтлауга әзерлек бара, бордюрлар салына. Төзекләндерү эшләренең күләме 10 млн сум тәшкил итәчәк.
Киләсе елга «Башкортстан ихаталары» программасына Перезд урамы, 2 а ,8 а һәм Яңавыл урамы, 1 г адреслары буенча күп фатирлы йортларның ихаталары кертелгән. Раевка авыл Советы анда яшәүчеләр белән алдан җыелышлар үткәрә, анда нинди эшләр башкарылачагы, төзекләндерү таләп ителгән урыннар һәм башка мәсьәләләр карала.
- Торак пунктларның төзеклеген бәяләүдә юллар торышы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу җәһәттән эшләр ничек бара?
- Узган ел Магистраль, Тракт, Кусков, Кече Ленин, Дзержинский, Карл Маркс, Киров, Переезд, Гагарин, Индустриаль, Космонавтлар урамнары буенча зур күләмле эшләр башкарылса, бу мизгелгә дә планнар зур. Бүген Раевка авылының Космонавтлар, Коммунистик, Интернациональ, Медиклар, Мәктәп, Кусков урамнары, Осталар тыкрыгы буенча юллар ремонтлана. Шулай ук гимназия һәм 6нчы балалар бакчасы бистәсендә дә эшләр башланды. Бу участокта юл яңартылып кына калмый, парковка һәм тротуарлар да барлыкка киләчәк. Сарай авылының Болын урамындагы юлга вак таш түшәү, Әбделкәримгә, Отрадага керү юлына, шулай ук Ташлы авылы юлларына ремонт ясау планлаштырылган.
Моннан тыш, район үзәге, Шафран һәм башка авыллар урамнары, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларда чокырлар ямалды. Шуны билгеләп үтәсем килә, тотуарлар төзелеше дә дәвам итәчәк. Әлеге вакытта федераль программада катнашу өчен нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча проект документлары әзерләнә.
- 2020 елда республиканың шәһәр һәм авылларын үзгәртү үз эченә дүрт төп юнәлешне үз эченә ала, шуларның берсе – урамнарны яктырту.
- Бу җәһәттән яңарту эшләре дәвам итә. Былтыр район үзәге урамнарында һәм 10 авыл биләмәсенең 27 авылында яктырту чаралары ремонтланды. Киләсе елга Никифар һәм Аксен авыл биләмәләрендә ремонт эшләре планлаштырылган.
- Наил Әхмәт улы, эчәр су белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрү программасы турында да, анда катнашучылар исәбендә безнең район да бар, әйтеп үтегез әле. Бу безгә нәрсә бирәчәк?
- Әйе, безнең район Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Экология» милли проектының «Чиста су» төбәк программасында катнашучы булды. Аның нәтиҗәсендә бездә эчәргә яраклы суны чистарту станциясе төзеләчәк. Чистарту системасыннан тыш, Кармыш су алу җайланмасыннан алып район үзәгенә кадәр суүткәргеч тә сузу да каралган.
Безгә станция нәрсә бирәчәк? Эчәр суның катылыгы бөтереләчәк, димәк, аның сыйфаты да яхшырачак, су санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга туры киләчәк. Шуны да билгеләп үтәсе килә, бүген проект тормышка ашырыла башлады, проектлау эшләре тәмамланды. Объектның бәясе 224 миллион сумга бәяләнә, төзелешне тәмамлау 2022 елга планлаштырылган.
- Билгеле булуынча, безнең районда зур инвестицион проектлар да тормышка ашырыла. «Башкортстан бройлеры»ның икенче чираттагы төзелеше, Кызыл авыл биләмәсе территориясендәге дуңгызчылык комплексы төзелеше ничек бара?
- Узган ел кошчылык комплексы проектының икенче чиратын гамәлгә ашыра башлады, бу җитештерү күләмен елына 30 млн йомыркадан 90 миллионга кадәр арттырачак. 2023 елга кадәр барлыгы 24 корпус төзелергә тиеш. 2020 елда - кош-корт кайтарту һәм 2022 елда икенче чиратның тулы проект куәтенә чыгу – елына 115 млн йомырка җитештерү планлаштырыла. Бүген көндә эшләр өч мәйданчыкта алып барыла.
Шулай ук дуңгыз ите җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе булган «Урал ит компаниясе» Кызыл авыл биләмәсе территориясендә заманча дуңгызчылык комплексы төзү проектын гамәлгә ашыра. Быел объектны төзеп бетерү планлаштырыла. Моннан тыш, “Башкортстан ит компаниясе” (ул “Таврос” компанияләр төркеменә керә) Раевка “Әлшәй-ит” ит комбинатын яңартырга планлаштыра. Инвестицияләрнең гомум күләме 384 млн сум тәшкил итә, предприятиедә 190 кеше эшлиячәк.
- Яңа Сәпәш авылы мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланамы әле?
- Әйе, хәзерге вакытта ремонт тәмамланган диярлек, вак-төяк эшләр генә калган. Капиталь ремонт узган елның августында башланды, бинаны тергезү өчен республика 9 млн сум акча бүлде. Төзүчеләр мәдәният учагына икенче сулыш өрде, дисәң дә була. Шулай ук быел Морзагол авылында яшәүчеләр дә үз көчләре белән авыл клубының түбәсен алыштырды.
- Киләчәккә нинди зур проектлар планлаштырылган?
- 2021 елда Раевка авылының 16нчы бистәсендә 375 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешен башларга ниятлибез. Объект «Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында төзеләчәк. Проект документлары дәүләт экспертизасын үтте. Яңа мәктәпнең хакы 400 млн сумга бәяләнә. Бу программа буенча быел Раевка, Шафран, Аксен авылларында контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк, Раевкада наемга бер квартиралы торак йорт төзеләчәк.
Республиканың адреслы инвестиция программасы буенча Каран авылында газ үткәреләчәк. Эшләр быел ук башлана. Моннан тыш, 20нче бистәдә газ үткәрү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта 21нче бистәгә газ үткәрү һәм су белән тәэмин итү буенча проект эшләре алып барыла.
- Наил Әхмәт улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Авылларыбызны төзекләндерүдә уңышлар телибез һәм 2020 елны район халкы битлек режимында гына түгел, зәвыклы ел итеп тә хәтердә калдырсын иде.