Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
14 июль 2020, 17:00

Ким халкы күркәм авыл өчен

Районда Зәвыклы биләмәләр елы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә.

Районда Зәвыклы биләмәләр елы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә.
Республиканың шәһәр һәм авылларын күркәмләндерү җәһәтеннән коймалар яңартыла, газоннар, тротуарлар булдырыла, яктырткычлар куела, шулай ук өмәләр үткәрелә. Биләмәләрне төзекләндерү чараларыннанан безнең район халкы да читтә калмый. Һәр авылда атна саен Чисталык көннәре үткәрелә. Кешеләр өмәгә чыга, җыелышлар үткәрә, анда төзекләндерү буенча көнүзәк мәсьәләләрне карый.
Шушы көннәрдә Ким авылында да гражданнарының чираттагы җыелышы узды. Авыл халкы коймаларны ремонтлау, ташландык йортларны карау, юллар торышы, буаларны төзекләндерү кебек һәм бик күп башка мәсьәләләрне хәл итте. Шулай ук бу көнне авыл старостасын да сайладылар. Бу эшне Альберт Идиятуллинга йөкләттеләр.
Читайте нас: