Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 июль 2020, 14:00

Подъездлар күркәм булсын өчен

Былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча күп фатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасы эшли башлады.

Былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча күп фатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасы эшли башлады. Бу җәһәттән безнең районда нәрсәләр эшләнүе турында район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге мунициапаль торак инспекторы – баш белгече Вероника Афанасьева сөйли.
-Безнең районда 112 күп фатирлы йорт (253 подъезд) бар, шуларның 86сына, ә бу – 190 подъезд, ремонт таләп ителә. 2020 елда күп фатирлы алты йортта (14 подъезд) ремонт үткәрү планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясенә бәйле, дәүләт ярдәме чаралары кимеде. Әле республика һәм урындагы бюджетлардан 1 млн 413 мең сум акча бүленде. Бу акчалар яңа тышкы ишекләр, тәрәзәләр, почта ящиклары, энергия саклагыч яктырткычлар урнаштыруга, алгы ишекләрнең япмасын ремонтлауга тотынылды. Беренче каттагы идәнгә керамик плитә җәелде. Подъездларда стеналар, култыксалар, люклар, рәшәткәләр буялды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, төсләрен йортта яшәүчеләр үзләре сайлады, - ди Вероника Петровна.
Быел Раевка авылының Переезд урамы, 8 а, Киров урамы, 96 а, Чкалов урамы, 1 а адреслары буенча күп фатирлы өч йортның алты подъезды ремонланган. Генераль подрядчы булган “Промтехстрой” җәмгыяте “Прогресс” субподряд оешмасы белән килешү төзегән. Бүген эшләр тәмамланган. Ремонт эшләнгән өч йортта йөздән артык кеше яши.
Читайте нас: