Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
23 сентябрь 2020, 16:46

Беренче көзге өмә үтте

Әлшәйлеләр дә республика акциясенә кушылды һәм авылларны тәртипкә китерде.

Әлшәйлеләр дә республика акциясенә кушылды һәм авылларны тәртипкә китерде.
Узган җомга һәр җирдә чисталык көне үтте. Ә шимбә предприятиеләр, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре район үзәге территориясен чүп-чардан чистартырга чыкты.
- Хезмәт коллективлары тырышлыгы белән элекке хәзерләүләр конторасы территориясе, водоканал артындагы ялан, Раевка авылының көньягындагы су агызу системасы, шулай ук елга буе тәртипкә китерелде. Бердәмлектә – көч, диләр бит, өмәдән соң тирә-як матурланып, чүп-чардан чистарып калды, - ди Раевка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Килчурин.
Әйе, үзебез яшәгән җирне чиста тотыйк, теләсә кайда чүп-чар ташламыйк, дуслар. Бу җәһәттән аерыуча су агызу системасы эргәсендәге чокыр янында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Җыештырган түгел, чүпләмәгән җир чиста дип юкка гына әйтмиләр бит.
Читайте нас: