Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
6 октябрь 2020, 13:46

Эшләр тулы куәтенә бара

Раевка авылында “Башкортстан ихаталары” программасы буенча эшләр дәвам итә

Раевка авылында “Башкортстан ихаталары” программасы буенча эшләр дәвам итә
Район үзәгендәге Дуслык урамы, 21 а, 23 а, 34 а, 36 а, 40 а һәм Чкалов тыкрыгы, 1 а адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортлар ихаталары төзекләндерелә.
Монда парковка урыннары, балалар өчен киртәләп алынган спорт-уен мәйданчыкларын төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары булдыру, тренажерлар, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар, видеокамералар кую планлаштырыла.
Тирә-якны яшелләндерү “Башкортстан ихаталары” программасының мөһим өлеше булып тора. Территориядә агачлар, куаклыклар, чәчкәләр утыртылачак.
Бүген эшләр тулы куәтенә бара. Йорталды мәйданчыкларына тулысынча асфальт салынган диярлек, бордюрлар куела. Балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру буенча эшләр бара, кара туфрак кайтартыла.
Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Читайте нас: