Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Торак-коммуналь хуҗалык
23 сентябрь 2020, 08:10

Йортларга җылы бирелде

Җил-яңгырлы шушы салкын көннәрдә күпләр җылытылмаган биналарда кат-кат киенеп, төренеп утырырга мәҗбүр.

Җил-яңгырлы шушы салкын көннәрдә күпләр җылытылмаган биналарда кат-кат киенеп, төренеп утырырга мәҗбүр. Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән җылы бирделәр.
Закон буенча әгәр температура биш көн рәттән сигез градустан югары күтәрелмәсә, өйләргә җылылык бирергә тиешләр. Әмма шулай да соңгы карарны йорт хуҗаларының теләкләрен исәпкә алып, төбәк яисә муниципалитет башлыгы кабул итә. Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һава торышы кискен үзгәргән очракта күп фатирлы йортларда вакытыннан алда җылылык бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул 15 сентябрьдә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Муниципалитет башлыкларына ул беренче чиратта социаль учреждениеләргә – балалар бакчалары, мәктәпләр һәм дәваханәләргә җылы бирергә кушты.
- Әлшәй районында 15 сентябрьдән мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык бирелде. Бүген үзәкләштерелгән җылыту системасына тоташтырылган барлык йортлар һәм социаль, мәдәни, көнкүреш биналары җылытыла. Барлыгы районда сигез казанлык бар, аларның алтысы “Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыятенә карый, алар мәгариф, мәдәният учреждениеләрен, күп фатирлы торак йортларны хезмәтләндерә. “Шафран” шифаханәсендә һәм Аксен агросәнәгать колледжында – берәр казанлык, алар шулай ук күп фатирлы йортларны да җылылык белән тәэмин итә, - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгече Альбина Сәлихова.
Фото: bakali.rbsmi.ru
Читайте нас