Күп фатирлы йортларда башкарылган эшләр күләме турыдан-туры җыелган акчага бәйле
2021 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда алтынчы катка кадәрге йортлар өчен капиталь ремонтка взносның минималь күләме бер квадрат метрга 7,18 сум тәшкил итәчәк. Быел мондый йортларда яшәүче милекчеләр бер квадрат өчен 6,9 сум түли.
- 30 еллык капиталь ремонт программасына (2014 елдан 2043 елга кадәр) Әлшәй районында 110 күп фатирлы йорт кертелгән, - ди район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгеч-инспекторы Вероника Афанасьева. - Җиде ел эчендә программаны гамәлгә ашырып, 28 йортта эшләрнең өч төре буенча капиталь ремонт үткәрелде.
Киләсе елга биш йортта эшләр планлаштырылган. Раевка авылының Киров урамындагы 8нче һәм 10нчы йортларның ал ягы яңартылачак. Район үзәгенең Җиңү урамындагы 6нчы йортында һәм Шафран авылы Шифаханәнең I бүлекчәсе урамындагы 7нче йортта электр белән тәэмин итү челтәрен, Чишмә авылында (Үзәк урам, 1) йорт түбәсен ремонтлау күзаллана.
Башкарылган эшләрнең күләме турыдан-туры җыелган акчага бәйле. Районда капиталь ремонт өчен җыелган акча 90,7 процент булса, взнослар буенча бурыч 3 млн 434 мең 886 сум тәшкил итә. Бу суммага тагын ике йортны ремонтлап булыр иде.
Взносны беркайчан да түләмәүчеләр дә бар, аларга карата махсус чаралар күрелә. 2014 елдан БР Төбәк операторының безнең район буенча юристлары судка ике миллион сумнан артык бурычны мәҗбүри түләттерү турында 340 гариза җибәрде. Башкарылган дәгъва эшләре нәтиҗәсендә, агымдагы түләүләрне исәпкә алып, 3 миллион 500 мең сумнан артык акча күчерелгән.
Хөрмәтле милек хуҗалары, сезнең взносларны вакытында түләвегезне һәм бурычлар җыелуга юл куймавыгызны сорыйбыз. Чөнки күп фатирлы йортларны ремонтлау һәм тәртиптә тоту турыдан-туры шуңа бәйле, - диде район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Вероника Петровна.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА язып алды.