Район мәдәният сараенда “Управдом” форумы узды
Чараны район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин алып барды. Дамир Радикович билгеләвенчә, бу мәйданчыкта ел саен җәмәгать һәм йорт алды территорияләрен төзекләндерү, подъездларны комплекслы ремонтлау, күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау, коммуналь хезмәтләргә түләүгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру”, “Башкортстан ихаталары” программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде, күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау мәсьәләсенә тукталды.
Подъездларны комплекслы ремонтлау программасы алты елга исәпләнгән. Һәр подъездга, йортның ничә катлы булуына карап, үз лимиты салынган. Бүленгән акчаларга яңа керү ишекләре, тәрәзәләр, почта ящиклары, энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылачак, беренче катта идәнгә плитә җәеләчәк. Безнең районда былтыр 13 күп фатирлы йортта 30 подъезд ремонтланган.
Күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “БР Төбәк операторы” коммерция булмаган фондының төньяк зона буенча капиталь ремонт бүлеге җитәкчесе урынбасары Таһир Сәйфуллин чыгыш ясады.
Республика программасына Әлшәй районындагы 112 күп фатирлы йорт кертелгән. Соңгы алты елда 28 күп фатирлы йортта түбәләр ремонтланган, йортларның ал ягы җылытылган, электр, су белән тәэмин итү системасына 35 млн 422 мең сумнан артык суммага ремонт ясалган.
Шушы вакыт эчендә капиталь ремонт өчен 37 млн 946 мең сум взнос күчерелгән, шуның 34 млн 539 мең сумы (91 процент) түләнгән. Бурыч 3 млн 407 мең сум тәшкил итә.
“Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Бәләбәй шәһәрендәге филиалының Әлшәй комплекслы хезмәте җитәкчесе Вадим Самышин йортта һәм фатирда газ җиһазларыннан кулланганда хәвефсезлек чаралары турында сөйләде. Чыгышында ул күп фатирлы йортларда 30 елдан артык хезмәт иткән газ үткәргечләрне диагностикалау, шулай ук вентиляция каналларын һәм төтен юлларын тикшерү, газ, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
“Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыяте директоры Ринат Кәлимуллин билгеләвенчә, җылыту мизгеле штат режимында уза. Түләү факт буенча башкарыла, шуңа күрә җылылык куллануны исәпкә алу приборларының төгәл эшләве мөһим.
1 февральдән чүп чыгаруга тарифлар артты. Әлшәй районы буенча төбәк операторы директоры урынбасары А. И. Музыченко форумда катнашучыларга 4нче зонада, аны “Экология Т” төбәк операторы хезмәтләндерә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен тариф бер кешегә - 95,35 сум һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә 96,85 сум тәшкил итәчәк, дип аңлатты. Предприятиенең планнарында – Дәүләкән шәһәрендә генә каты коммуналь калдыклар полигоны төзү, чүп-чарны сортларга аеру комплекслары һәм станцияләр булдыру, калдыкларны аерым җыюга күчү. Александр Ильич халыкка урнаштырылган контейнерларны күчермәскә, зур габаритлы чүп-чар җыелганда аны чыгару кирәклеге турында төбәк операторына 8(34754) 3-39-09 телефоны буенча хәбәр итү кирәклеге белән мөрәҗәгать итте. “Агротехснаб” жәмгыяте инженеры Татьяна Остапенко билгеләвенчә, предприятиенең иң зур проблемасы - су өчен вакытында түләмәү. Күпчелек милекчеләр фатир һәм йортларына контролерларны кертми.
Күп фатирлы йортларны хезмәтләндерү мәсьәләләре буенча “Жилкомсервис – плюс” һәм “Раевка” Идарәче компаниясе” җәмгыятьләре директорлары чыгыш ясады. Бүген инструктаж үткән хезмәткәрләр түбәләрне, ишегалларын кардан һәм боздан чистарту эшләре алып бара.
Киңәшмә ахырында “Управдом” республика форумына делегатлар сайланды. Район үзәгеннән күп фатирлы йортлар Советы рәисләре Рәмзия Вахитова һәм Валентина Ведерникова делегат итеп күрсәтелде.
Чарага йомгак ясап, муниципалитет башлыгы Дамир Мостафин һәр торак милекчесе күп фатирлы йортның торышы өчен җаваплы булуын билгеләп үтте. Җыелышларга йөрергә, идарәче компания эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәреңне белдерергә кирәк. Бу очрашуларда нәтиҗәләр күренә һәм киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәклеге билгеләнә.