Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Туган йорт җылысы
24 гыйнвар 2019, 02:00

Тормыш коты – ана кулында

Ял көннәрендә Мәсгүдә Гарифулла кызы Йосыпова күңелле мәшәкатьләргә чума, чөнки туган авыллары Нигъмәтуллага аның барлык балалары кайта.

Ял көннәрендә Мәсгүдә Гарифулла кызы Йосыпова күңелле мәшәкатьләргә чума, чөнки туган авыллары Нигъмәтуллага аның барлык балалары кайта. Кызлары Гүзәл һәм Ләйсәннең, улы Хәлилнең хәзер инде үз гаиләләре бар. Тәрбиягә алган кызлары Розалина белән Регина - студентлар. Бәхетле картәнинең өч оныкасы һәм бер оныгы да бар. Зур бер гаилә булып, мул табын артына җыелгач, атна вакыйгаларын искә төшереп, тәэссоратлары белән бүлешә һәм проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышалар. Бердәм һәм тату гаиләдә һәрвакыт бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәм итеп, аңлашып яшиләр, бергә үткәргән һәр минутның кадерен белә алар.
Мәсгүдә Гарифулла кызы үзе дә биш бала тәрбияләнгән тату гаиләдә үсә. Әти-әнисе мәктәптә укытучы булып эшләгән. Әнисе Фәрхинур Вәлиҗан кызы – башлангыч сыйныф укытучысы, әтисе Гарифулла Гайзәтулла улы математика һәм хезмәт укытучысы булган. Мәсгүдә дә балачактан мөгаллим булырга хыяллана. Әнисе кебек, ул да башлангыч сыйныфларда укыта, география дәресләре дә алып бара.
М. Г. Йосыпова – коллегалары һәм авылдашлары арасында зур абруй казанган соклангыч укытучы. Ул мәктәптә 36 елдан күбрәк хезмәт салган, әлеге вакытта хаклы ялда. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы бик күп наградаларга лаек булган.
Язмыш Мәсгүдә Гарифулла кызына күп сынаулар әзерли. Ундүрт ел элек каты авырудан соң 27 яшьлек улы Азат вафат була. Бер елдан соң ире Минислам юл фаҗигасенә очрап һәлак була. Бу авыр кайгылардан бөгелеп төшмәскә балалары ярдәм итә, алар булмаса, язмыш сынауларын үткәрүе бик авыр булыр иде.
Вакыт аккан судай үтә. Өч баласы да, тормышта үз юлын табып, гаилә кора. Мәсгүдә Гарифулла кызы, ялгызы калгач, озак уйлап тормый социаль приюттан тәрбиягә бала алырга карар итә. Табигате белән изге күңелле һәм миһербанлы Мәсгүдә апа ятимнәрнең хәлен яхшы аңлый. Аның бу изге ниятен балалары ла хуплап каршы ала.
-2010 елның феврале иде. Нигъмәтулла мәктәбе директоры Шамил Динислам улы Әхмәтов белән район үзәгенә киттек. Приютта миңа бертуган ике кыз бала ошады. Берсенә – сигез, икенчесенә ун яшь иде. Мин аларны кунакка чакырдым һәм кызлар риза булды, күрәсең, алар да мине ошаткандыр. Ул көнне 40 градус салкын иде. Приюттан без туры базарга барып, кызларга пималар сатып алдык, - дип хәтерли М. Йосыпова.
Шулай итеп Розалина һәм Регина Мусиналар дөньяда иң кадерле, иң газиз кешеләре – әниләрен тапты. Тәрбиягә алган кызларына бөтен күңел җылысын, назын һәм игътибарын бирергә тырыша Мәсгүдә апа. Булган белемен һәм осталыгын да кызлары белән бүлешә, аларны йорт эшләренә дә өйрәтә. Ә хуҗалыклары, чынлап та, бик зур. Бакчасында күпләп яшелсә-җимеш үстерә, ихата тутырып мал-туар асрый. Кызларын тәмле аш-су серләренә, кыяр-помидор тозларга, кайнатмалар әзерләргә, тегәргә һәм бәйләргә өйрәтә, спортка җәлеп итә. Мәсгүдә Гарифуллы кызы үзе волейбол уйнарга һәм урманда чаңгыда йөрергә ярата. Күп укый, кызларында ла китапка сөю тәрбияли. Озак еллар “Әлшәй хәбәрләре”н алдыра, шуңа да бөтен район яңалыкларын белеп тора.
Розалина белән Регина әниләрен куандырып, зирәк һәм акыллы булып үскән. Йорт эшләрендә ярдәм иткәннәр, мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укыганнар, төрле чараларда һәм конкурсларда актив катнашканнар. Әлеге вакытта Розалина Уфа статистика, информатика һәм хисаплау техникасы колледжын тәмамлап, Башкортстан аграр университетының “Агроинженерия” факультетында белем ала. Беренче курста укый, сессиясен уңышлы тапшырган. Бераз эшләп алу өчен дә вакыт таба тырыш кыз. Регина исә тугызынчы сыйныфтан соң Уфадагы һөнәрчелек һәм сервис колледжына укырга кереп, кием кисүче һөнәрен сайлаган, чөнки ул тегәргә, бәйләм бәйләргә һәм чигергә ярата. Аның кул эшләре өйләрен бизәп тора.
-Кызлар бар нәрсәне минем белән киңәшләшеп эшли, үз кичерешләре, проблемалары белән уртаклаша, ди Мәсгүдә Гарифулла кызы. - Ә Уфада инде аларга апалары һәм абыйсы ярдәмгә килергә әзер. Алар дусларча һәм ихлас мөнәсәбәттә, бер туганнардай аралашып яшиләр. Розалина һәм Регина үзләренең абыйлары белән дә бәйләнеш тота, мин моңа бик шатмын.
Чынлап та, балаларның тормышы яхшы булса, уйлаган уйлары тормышка ашса, ана йөрәге шатлык белән тула, йөзеннән елмаю китми. Мәсгүдә Гарифулла кызы да үз канатлары астына җыеп, балаларын җил-яңгырдан, хәвеф-хәтәрдән һәм бәла-казалардан курчалый.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Розалина һәм Регина әниләре белән.
Читайте нас: