Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Туган йорт җылысы
3 сентябрь 2020, 12:10

Оста куллы Рәхимә әби

Бәләкәй генә палас бәйләү өчен генә дә күпме көч һәм түземлек кирәк, ә Кармыш авылында яшәүче Рәхимә Баймөхәммәт кызы Кирәеваның өендә алар бик күп.

Бәләкәй генә палас бәйләү өчен генә дә күпме көч һәм түземлек кирәк, ә Кармыш авылында яшәүче Рәхимә Баймөхәммәт кызы Кирәеваның өендә алар бик күп. Паласлар аның йортына үзенчәлекле милли төс, кабатланмас бизәкләр өсти. Күптән түгел аңа 86 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә теремек, һич кенә дә тик тормый. Үзенең тормышны яратуы, бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәве белән сокландыра.
Аның кулларына күз иярми, чагу төсле җепләрдән төрле әйберләр бәйли ул. Бер-ике көн үтми, диван өчен яңа япма әзер була, тиз генә утыргычка япмалар, кунак бүлмәсе өчен бәләкәй паласлар да бәйләп куя. Алар тормыш иптәше Сәһәрьяр абый белән (кызганычка каршы ул күптән мәрхүм инде) җиде баланы аякка бастырганнар. Кул эшләренә оста булгач, гаилә әгъзаларына төрле матур әйберләрне үзе бәйләп кидергән. Оекбашлар, биялиләр һәм хатта мамык шәл һәм кофталар да бәйләргә оста ул. Элек бәйләү өчен әзер җепләр магазинда сатылмаган, кәҗә һәм сарык асрап, яз көне мамыгын, йонын кыркып, үзләре эш итеп, шулардан бәйләм бәйләгәннәр.
-Бер мамык шәл бәйләү өчен якынча 400 грамм кәҗә мамыгы кирәк, -ди Рәхимә Баймөхәммәт кызы.
Ә шундый шәлләрне ул биш кызына да бәйләп бирә. Әле бер ихатадагы күрше йортта кече кызы Әлфирә яши, әнисе турында ул хәстәрлек күрә. Башка балалары да ерак түгел. Яңарак сөекле әниләрен туган көне белән котларга балалары барысы да бергә әти йортына җыелганнар.
Рәхимә әби – Кармыш авылы кызы, бөтен гомере шунда үткән. Үзенең ничек дөньяга килүе турында елмайып искә ала. Әнисе авырлы чагында урманға чия җыярга киткән. Нәкъ шунда дөньяга аваз сала да инде кыз. Әнисе үзе белгәнне кызына да өйрәтә, бәйләү осталыгын да аңа тапшыра.
Рәхимә Баймөхәммәт кызы һәрвакыт хәрәкәттә. Телевизордан яраткан тапшыруларын карый-карый онык-оныкаларына оекбашлар бәйли. Элек савучы булып эшләвенә һәм кул белән сыер савуына карамастан, куллары әле дә хәрәкәтчән, җитез. Бәйләм бәйләү кул һәм бармакларга яхшы гимнастика шул. Әмма Рәхимә әби телевизор экраны алдында озак утырмый, бакчага чыга, түтәлләрне утый, кызына акыллы киңәшләрен бирә. Аларның бакчасында аллы-гөлле чәчкәләр күзнең явын алып утыра. Чәчкәләре ихатасын бизәсә, бәйләгән паласлары, диван, утыргыч япмалары өйләренә кабатланмас ямь өсти.
-Бәйләм бәйләүнең бер мәшәкате дә юк, - дип елмая минем әңгәмәдәшем. – Төсләрне сайлау, бәйләгән әйберләреңнең кемгәдер шатлык китерүен күрү күңелгә юаныч бирә. Мин бит аларны күпләргә бүләк итәм. Яраткан шөгылем тормышыма ямь, яшәүгә көч өсти.
Автор фотосы.
Читайте нас: