Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Урак өсте
31 август 2018, 02:00

Уру, сөрү һәм чәчү вакыты

Район игенчеләре уракны тизрәк тәмамлау өчен аяз көннәрнең һәрсәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырыша.

Район игенчеләре уракны тизрәк тәмамлау өчен аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Бүген аграрчылар бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга һәм уҗым культураларын чәчүгә төп игътибарны юнәлтә.
- Район буенча 30 августка карата барлыгы 27273 гектар мәйданда бөртеклеләр чабылган, (бу планга карата 57 процент), 25652 гектары сугылган (54 процент). 53440 тонна иген суктырылган, уртача уңышлылык – гектарыннан 20,8 центнер. Уҗым бодаен урып-җыю тәмамланды, арышның соңгы гектарларын уралар. Уҗым культураларын чәчү дәвам итә. Бүген алар 7534 гектарда чәчелгән, бу планга карата – 42 процент, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына.
“Башкортстан игенчелек компаниясе” җәмгыятендә уракка июль урталарында төштеләр. Башта комбайннар шепкән чәчелгән басуга чыкты, аннары уҗым культураларын урырга төште.
-Уҗым шепкәнен 1059 гектар мәйданнан җыеп алдылар. 1913 гектарга чәчелгән уҗым бодаен да урдылар. “Волжская качественная”, “Башкирская-10” кебек югары уңышлы сортлар чәчелде. Барлыгы 3826 тонна бодай сугылды. Уртача уңышлылык гектарыннан якынча 20 центнер тәшкил итте. Җәй башындагы корылыкны исәпкә алсаң, мондый уңыш бик яхшы, - ди хуҗалыкның баш агрономы Илдус Хәкимов. – Техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне эш графигыннан читләшми тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Уракта катнашучылар өчен ике тапкыр кайнар аш оештырылган.
Бүген хуҗалыкта арпа, горчица җыюны тәмамладылар. Бу көннәрдә “Экада-70” сортлы уҗым бодае урагы тәмамлана, быел ул 900 гектарга чәчелде. Рапсны урып-җыю башланды.
Уҗым культураларын чәчү соңгы гектарларда бара. Эшләр тәүлек әйләнәсенә алып барыла. 1134 гектар мәйданда шепкән чәчелде.1200 гектарга уҗым бодае орлыгы салынды, тагын 200 гектар калды. Чәчү агрономик срокларга ярашлы җитез темпта бара, шуңа да киләсе ел уңыш мул булыр дип ышанабыз.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Илнур Игебаев – үз хуҗалыгының алмаштыргысыз механизаторы. Ул менә алтынчы мизгел инде “Challenger-865” тракторында эшли. Алмашчысы Рөстәм Хәйретдинов белән тәүлегенә 200 гектардан артык мәйданга чәчәләр. Сменалап эшлиләр, чөнки урак эшләре көндез дә, төнлә дә алып барыла.
Автор фотосы.
Читайте нас: