-Аны 100 гектарда үстердек. Җитенне урып-җыюда да бөртеклеләрне суктырган техниканы кулланабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Наил Әминев. – Бу культураны очраклы гына сайламадык. Хаклар сәясәте турында сөйләсәк, җитеннең бер тоннасы якынча 18 мең сум тирәсе, ә өстенлекләре турында әйткәндә, безнең корылык зонасы шартларына яраклашкан диярлек.
Хуҗалыкта 50 гектарда тагын бер югары табышлы культура – ясмык борчагы үстерелгән, аны җыеп алганнар да инде.
“Заря” җәмгыятендә бөртеклеләр чәчүлекләре 2880 гектар тәшкил итә, шуның 700 гектарын уҗым культуралары били. Алар да урып алынган. Уҗым арышы һәм бодайның уңышлылыгы гектарыннан шул нисбәттә 26,9 һәм 25,1 центнер тәшкил иткән. Язгы бөртекле культуралардан арпа, солы урагы тәмамланган. Бодайны урып-җыю дәвам итә. Уҗым культураларын чәчү һәм туңга сөрү эшләре бара.
Билгеле булуынча, “Заря” – районда бердәнбер орлыкчылык хуҗалыгы. Монда орлык участокларында бөртеклеләрнең сортлы орлыгы үстерелә, аны саклау өчен яхшы шартлар тудырылган. Хуҗалыкта шулай ук орлыкны сатуның дөрес алымы эшләнгән. Монда аны сатарга ашыкмыйлар, ә келәтләрдә саклап отышлы хаклар буенча гына саталар.
“Заря”да җаваплы һәм үз һөнәренә тугры эшчәннәрне хөрмәт итәләр, аларның уңышлы эшләвенә барлык шартлар да тудырыла. Уракта катнашучыларга туклану оештырылган, материаль дәртләндерү чаралары каралган.
Бүген хуҗалыкта басу эшләре җитез темпта бара. Авыл эшчәннәре заманча техниканы оста кулланып тырышып эшли. Иң мөһиме, яңгырлар яумый торсын иде. Якын көннәрдә монда уракны тәмамларга ниятлиләр. Тагын да карабодай, көнбагыш һәм шикәр чөгендерен җыеп аласы бар.
“Заря” җәмгыятенең тәҗрибәле комбайнчыларының берсе Фаяз Байназаров ACROS-550 комбайнында җитен ура. Ул бу хуҗалыкта өч дистә елдан артык хезмәт сала.