Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Урак өсте
7 сентябрь 2018, 02:00

Эшсез утырырга яратмый

Фәнил Сәгыйдуллин кырык биш елга якын хезмәт стажына ия.

Фәнил Сәгыйдуллин кырык биш елга якын хезмәт стажына ия. “Заря” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторларының берсе буларак ул күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Фәнил Шәйдулла улы Дәүләкән һөнәрчелек училищесын тәмамлап, хәрби бурычын үтәгәннән соң, хезмәт юлын туган Слак авылында башлый. Гаилә коргач Әбдрәшиткә күчеп килә, чөнки тормыш иптәше Рима Хәниф кызы шушы авылдан. Ул өч дистә елдан артык ындыр табагында хезмәт сала.
Фәнил Сәгыйдуллин ике ел инде хаклы ялда. Әмма кул кушырып утырырга яратмый. Әле ул ындыр табагында моторист булып эшли -– ашлыкны сортларга аера һәм киптерә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: