Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урак өсте
24 сентябрь 2018, 02:00

Татлы уңыш килә!

Раевка шикәр заводы чөгендер эшкәртү мизгелен башлады.

Чөгендер кабул итү пунктында җанлылык күзәтелә. Татлы тамыр төялгән машиналар эчкә үтә, икенчеләре кемузардан яңа партия артыннан капкага юнәлә, чөгендерне өемгә өю машиналары өзлексез рәвештә яңа кагатлар ясый.

- Чөгендер быел яхшы, пычраклылыгы түбән, ә шикәрлелеге 17-18 процентка җитә, - ди “Раевсахар” җәмгыятенең баш агрономы Татьяна Антоненко. – Мизгелне тәүгеләрдән булып Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Чишмә районнары ачты, Чишмә районы исә бүген чимал тапшыру буенча беренче урында бара, ә гомум алганда, татлы тамыр безгә ун алты районның 39 хуҗалыгыннан китерелә.

Кабул итү пунктында өемнәр күзгә күренеп арта: тәүлегенә шикәр кайнатучыларга 10 мең тоннадан артык чимал килә. Әйтергә кирәк, коллективның һәр звеносы сәгать кебек эшли. Шушы заводта хезмәт салган Саҗидә Гыйләҗева да менә утыз өч ел инде тәүгеләрдән булып татлы йөкне каршы ала.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Саҗидә Гыйләҗева.
Читайте нас: