Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Урак өсте
17 октябрь 2018, 02:00

Техника гүләве тынмый

Район басуларында шикәр чөгендере, көнбагыш уңышын җыю һәм уҗым культураларын чәчү дәвам итә.

Район басуларында шикәр чөгендере, көнбагыш уңышын җыю һәм уҗым культураларын чәчү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, 15 октябрьгә 3863 гектар (90 процент) мәйданнан 105565 тонна татлы тамыр чыгарылган. Майлы культура уңышын җыю да җитез бара. 7200 гектар мәйданнан (61 процент) 9000 тонна көнбагыш сугылган, уңышлылык гектарыннан 12, 5 центнер тәшкил итә. Әлшәй аграрчылары 16204 гектарга (бу барлык майданның 90 проценты) уҗым культуралары чәчте.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: