Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урак өсте
16 август 2019, 02:00

Бүләккә - автомобиль

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәритүенчә, уракта катнашучыларның иң яхшыларын янә автомобиль беләнбүләкләячәкләр.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, уракта катнашучыларның иң яхшыларын янә автомобиль белән бүләкләячәкләр. Күрсәтмәгә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.
Барлыгы ун автомобиль тапшырылачак. Шуларның алтысы - иң яхшы комбайнчыларга. Үзйөрешле печән чапкыч һәм шикәр чөгендере җыю машиналары операторларына, уракта катнашкан йөк автомобиле шоферына һәм туңга сөргән механизаторга да машина биреләчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, ярышлар үткәрү чорында мондый бүләккә әлшәйлеләр дә лаек булган иде. Былтыр яңа “Нива Шевроле” автомобиле ачкычын Кыпчак-Аскар авылыннан Башкортстан аграр университеты студенты Айгиз Сәламов алды. Аннан алдагы елда бүләккә Тавричанка авылыннан тәҗрибәле механизатор Владимир Филонов лаек булган иде. Аларның икесе дә Стәрлетамак районы хуҗалыкларында хезмәт салды.
Фото: Яндекс
Читайте нас: