Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күмәк көч белән

Авыл кешеләре урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проектлар тәкъдим итә

Авыл кешеләре урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проектлар тәкъдим итә



Башкортстан Республикасында 4,5 меңнән артык, безнең Әлшәй районында йөздән артык авыл исәпләнә. Һәм аларның барысында да искергән йорт түбәләре, суэтем башнялары, начар юллар һәм башка көнкүреш проблемалары. Урындагы бюджеттан акча барысына да җитми. Ләкин шундый механизм бар, авыл кешеләре аның ярдәмендә авылны төзекләндерүнең көнүзәк проблемаларын бергәләп хәл итәргә өйрәнә. Ул “инициативалы бюджетлау” дип атала.


Аның ярдәме сыналган


Урындагы инициативаларны хуплау программасы – инициативалы бюджетлау модельләренең берсе. Башкортстанга бу программа 2014 елда кертелде. Ул вакытта анда Урал аръягының җиде районы катнашты. Бу эш уңышлы башкарылганнан соң 2016 елда урындагы инициативаларны хуплау программасы бөтен республикага таратылды.


Шул ук елда программага безнең районда яшәүчеләр дә кушылды. Ул вакытлардан алып күпләр аның ярдәм итүен берничә тапкыр сынап карады да инде. Мәсәлән, Кармыш авыл биләмәсендә яшәүчеләр өч ел рәттән урындагы инициативаларны хуплау программасына кушылып, суэтем башняны алмаштырдылар һәм Дим авылында су үткәргеч челтәрен капиталь ремонтладылар, Чурайда зират коймасын яңарттылар. Казанка авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә алардан калышмый. Проекларның сайлап алу конкурсында өч тапкыр җиңеп, алар Үрнәктә юлларга таш түшәде, Фәндә япмаларны һәм суүткәргеч колонкалар коеларын ремонтлады һәм хәтта шушы программа ярдәме белән тәгәрмәчле трактор да сатып алдылар. Программада ике тапкыр катнашучылар – Кызыл авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә проблемаларын шушы программа ярдәмендә хәл иткән – зират коймасын һәм Тавричанкада Гагарин урамында юлны ремонтлаганнар.


Ничек катнашырга


Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу юлы гади. Бөтен көнкүреш проблемалары арасыннан кешеләр аның иң көнүзәк булганын сайлап ала. Кайвакыт моның өчен авыл халкы белән генә түгел, ә урындагы власть вәкилләре катнашлыгында да берничә җыелыш үткәрергә кирәк. Халык, муниципаль бюджет һәм иганәчеләр ягыннан финанс ярдәме күрсәтү, проектка җәлеп ителгәннәр өлеше, яңа эш урыннары булдыру зур әһәмияткә ия. Балалар рәсемнәре конкурслары, флешмоблар һәм башка чаралар да өстәмә балл китерә ала, алар проблеманы хәл итүнең халык өчен никадәр мөһим булуын күрсәтергә тиеш.

Проблемалар күп, ә субсидияләр суммасы чикләнгән булганлыктан, ул бер миллионнан артмый. Шунлыктан республика казнасыннан акча алыр өчен бу программага җитди карарга кирәк. Һәм шуны да онытмагыз, проблемаларны хәл итүдә инициатива күрсәтү һәм авыл халкының булдыклылыгы, һичшиксез, зур ярдәм булачак! Кыскасы, бөтен халык белән эшкә тотыну зарур.


Слак авылы халкы программага кушылырга риза


Шушы көннәрдә Слак авылында 2020 елга урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча тәүге йомгаклау җыелышы узды. Иң башта, район хакимияте башлыгы урынбасары Ильяс Кашапов, авыл биләмәсе башлыгы Марс Мөхтәсимовның мәгълүматын тыңлаганнан соң, авыл халкы бер тавыштан урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен тавыш бирде. Аннан соң көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү барышында, шуны билгеләп үтәргә кирәк, проблемалар арасында стадион төзү, яктыртылган чаңгы юлын төзекләндерү кебек иҗади идеяләр дә булды, беренче планга шулай да балалар бакчасын ремонтлау мәсьәләсе чыгарылды.

Бүген егерме бала йөрегән Слак балалар бакчасы (киләсе елларда нәкъ шунча сабый тууы көтелә) 1967 елда төзелгән. Бинага күптән ремонт таләп ителә, түбәсен, тәрәзәләрен, коймаларын яңартырга кирәк. Проектны урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашуга тәкъдим итүдә җыелышта катнашучылар уртак фикер белдерде. Шунда ук халыктан күпме акча җыярга кирәклеге билгеләнде, ул һәр йорттан 300 сум тәшкил итәчәк. Проектны әзерләү һәм аның үтәлешенә контрольлек итү өчен авыл активистлары арасыннан инициатива төркеме сайланды.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Урындагы инициативаларны хуплау программалары җиңүчеләре


2016 ел

Никифар авыл Советы – “Никифар авылының Дуслык урамы буйлап автомобиль юлларын ремонтлау”

Кармыш авыл Советы – “Дим авылында суүткәргеч челтәрен ремонтлау һәм суэтем башня сатып алу һәм монтажлау”

Кызыл – “Тавричанка авылында зират рәшәткәләрен капиталь ремонтлау”

Нигъмәтулла – “Нигъмәтулла авылында суүткәргеч челтәрен ( суэтем башнялар арасында) ремонтлау һәм суэтем башня сатып алу һәм монтажлау”

Казанка – “Үрнәк авылында урамнар буйлап автомобиль юлларын ремонтлау”

Раевка – “Тукталыш павильоннарын төзекләндерү”

Ибрай – “Чишмә авылында балалар мәйданчыгы булдыру”


2017 ел

Әбдрәшит – “Кырым авылында суэтем башняны капиталь ремонтлау”

Кармыш – “Чурай авылында зират коймасын капиталь ремонтлау”

Кызыл – “Тавричанка авылының Гагарин урамында автомобиль юлын ремонтлау”

Зеленый Клин – “Зеленый Клин авылында суүткәргеч челтәрен капиталь ремонтлау”

Казанка – “Корамаллары белән тәгәрмәчле трактор сатып алу”

Кыпчак-Аскар – “Кыпчак-Аскар авылында суүткәргеч челтәрен һәм суэтем башняны капиталь ремонтлау”


2018 ел

Кармыш – “Дим авылында суүткәргеч челтәрләрен капиталь ремонтлау”

Казанка – “Фән авылының Мәктәп урамында суүткәргеч челтәрләрне һәм янгынга каршы җиһазларны төзекләндерү, япмаларны һәм суүткәргеч колонкалар коеларын капиталь ремонтлау”


2019 ел

Шафран авыл Советы – “Чайкино авылында суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау”


Читайте нас: